Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 март 2019, 13:25

Бүләксез калмасыннар

8 март бәйрәме үтте. Дөньядагы иң гүзәл зат — хатын-кызлар бу көнне бүләкләр алды.

8 март бәйрәме үтте. Дөньядагы иң гүзәл зат — хатын-кызлар бу көнне бүләкләр алды.
Ә аларның барысы да алдымы икән? Бәлки кемнәрдер бөтенләй игътибарсыз калгандыр… Ялгыз аналарны, баласын югалткан өлкән яшьтәге апаларны да онытмасак иде бу көнне. Бар бит андыйлар да, кызганычка каршы, бер бөртек җылы сүзгә тилмереп утыручылар. Менә шуны күз уңында тотып, 8 март алдыннан Октябрьский шәһәрендә яшәүче ялгызларны гәзитебез исеменнән котлап чыктык. Әйе, бәлки барысын да котламаганбыздыр, кемдер калгандыр, без үзебез белгән-ишеткән-күргәннәрне генә котладык шул. Кечкенә лалә чәчәкләрен алган апаның күзләрендәге шатлык нурларын күрү — ул үзе бер бәйрәмгә тиң. Баласы, тормыш иптәше булганнарны кем дә булса котлар ул, ә менә ялгызларны да онытмаска иде. Киләсе елга да бу эшебезне дәвам итәрбез, шундый ялгыз кешеләрне белсәгез, редакциягә хәбәр итегез, зинһар итеп. Калмасыннар игътибарсыз, алар да бит ал-ял белми эшләгән, балалар үстергән...

Читайте нас: