Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 март 2019, 17:14

«Тормыш — мин сине яратам!»

Милли мәдәниятләр үзәгендә инде күркәм гадәткә әверелгән «Яз килә — язга юл бирегез!» исемле фестиваль оештырылды. Бу көнне зур залда әйтерсең лә нәфис чәчәкләр җыелган иде. Әлеге хис-тойгыны чараның күрке булган, йөзләрендә шатлык нурлары уйнаган гүзәл затлар тудыргандыр...

Милли мәдәниятләр үзәгендә инде күркәм гадәткә әверелгән «Яз килә — язга юл бирегез!» исемле фестиваль оештырылды. Бу көнне зур залда әйтерсең лә нәфис чәчәкләр җыелган иде. Әлеге хис-тойгыны чараның күрке булган, йөзләрендә шатлык нурлары уйнаган гүзәл затлар тудыргандыр...
Гадәт буенча, без — хатын-кызлар бәйрәмгә матур итеп бизәнеп, киенеп-ясанып барабыз. Фестивальдә катнашучылар да бу кагыйдәдән искәрмә булмады. Аларга макияж, прическа ясауда күп юнәлешле һөнәри колледж укытучылары һәм студентлары, Мэри
Кей командасы булышты. Теләгән һәркем аквагрим да эшләтте. Бизәнеп-төзәнгән, тагы да чибәрләнгән кызлар өчен фотоссесия оештырылды.
Агымдагы елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташлар өчен оештырылган фестивальдә 16 кеше көч сынады. Бәйгечеләр төрле өлкәләрдә уңган-булган икәнлекләрен тагын бер кат дәлилләде. Берәүләр сәнгатьле итеп шигырь укыды, икенчеләр үзләре иҗат иткән видеоязмаларны тәкъдим итте. Өченчеләр исә биюгә маһирлыгын күрсәтте. Коляскада талгын гына вальс әйләнүче гүзәлкәйләрнең чыгышы аеруча көчле алкышларга лаек булды...
Бу көнне бәйгечеләр тагын бер тапкыр тормышны ничек яратуларын, киләчәккә өмет белән яшәүләрен дәлилләде. Алар чын сәләт-осталыкны ачу өчен киртәләр булмавына инандырды. Язмышның җитди сынавына дучар булган якташлар бу тормышта югалып калмаган, төшенкелеккә бирелеп, үз дөньяларына бикләнеп утырмыйлар. Киресенчә, халык арасына чыгып, үзләрен танытырга, сәләтләрен күрсәтергә омтылалар. Шуның белән бар кешегә өлге-үрнәк булалар...
Бәйгечеләргә сүз бирергә, алар белән якыннанрак танышырга вакыт җиткәндер.
Марина Ермолаева «Тормыш — мин сине яратам!» өндәмәсе белән яши. Коляскада гына хәрәкәтләнүче кыз табигатькә, гомумән, тормышка чын күңелдән гашыйк! Нәкъ шушы мәхәббәте аны сәяхәт итәргә, яңа җирләр белән танышырга чакыра. Ул кызыклы видеоязмалар иҗат итәргә дә ярата. «Миңа шушы якты дөньяның матурлыгын таныткан әниемә, шулай ук терәк-таныч булган дусларыма рәхмәтлемен. Алар яхшы кәеф бүләк итә, җанга шифа бирә», — ди Марина.
Ирина Хәсәншина сәйлән белән чигәргә ярата, тренажерларда шөгыльләнә, бассейнга йөри.
Бухгалтер-икътисадчы һөнәренә ия булган Гөлнара Сәлахова белгечлеге буенча иҗаттан ерак торса да, сәнгать дөньясын бик ярата. Моның дәлиле — үз куллары белән ясалган матур картиналар.
Ирина Казакованы дуслары йөзү буенча чемпион дип атый. Кул эшләрен дә үз итә сәләтле кыз. Үзаллы иҗат иткән йомшак уенчыкларны якыннарына бүләк итә. Иринаның тормыш өндәмәсе: «Үзеңне ярат, һәм башкалар да сиңа тартылыр».
Регина Камалова сәнгать дөньясына гашыйк, картиналар ясый, бию түгәрәгенә йөри. Ул бертуганының кызы — 1 яшь тә 6 айлык Эмилияне тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә.
Татьяна Сергеева йөзү белән шөгыльләнә, музыка колледжын тәмамлаган. Фаҗигагә тарыгач, бар ихтыяр көчен савыгуга юнәлтә, табиблар фаразына карамый, аягына басуга ирешә. Бүген улы Даниилны тәрбияли.
Виктория Понявина гомеренең һәр мизгелен файдалы үткәрергә тырыша. Күп укый, нәфис фильмнар карый, концертларга йөреп, күңелен баета. Үзе дә җыр-моңга маһир икән, монысына фестиваль барышында тагын бер кат инандык.
Агымдагы елда фестивальдә ир-егетләрнең дә катнашуы аны аеруча җанландырып җибәрде. Вәсил Хәбибуллин спорт белән шөгыльләнә, тренажерларга йөри. Өстәвенә, ул үзен иҗатта да сынап карамакчы икән. Вәсил башкарган җыр тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.
«Минем хыялым — сөйгәнем белән бию», — ди Владимир Пикус. Аның шушы хыялы бәйрәм көнендә тормышка ашты! Бер-берсен якын иткән, кадерләгән ике гашыйкның романтик биюе һәркемнең күңеленә үтеп кереп, анда иң якты хисләр калдыргандыр...
Фестивальдә катнашучылар төрле төркемнәрдә билгеләнеп, истәлекле бүләкләр, дипломнар алды. Бу көнне чыгыш ясаган егет-кызларның барысын да Җиңүче дип атап була. Чөнки аларның сәхнәгә чыгуы, сәләтләрен күрсәтүе, хыялларын тормышка ашыруы иң зур җиңү булып тора...
Сүз ахырында: шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте фестивальне оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә (БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Ә. Ишмөхәммәтов, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе сәркатибе Ю. Функ, хатын-кызлар берлеге рәисе А. Мофаззалова, «Гаилә» көнбатыш районара үзәге директоры Р. Әхмәтҗанова, балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү бүлеге, Октябрьский хакимияте, мәдәният бүлеге, «Гвардия» хәрби-патриотик клубы, «Башкирия» рестораны) ихлас рәхмәтен белдерә.

Лилия ГАБИТОВА
Ринат ЯМАЛИЕВ фотолары

Читайте нас: