Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 март 2019, 12:15

Әти-әниләр сынау тотты

28 февральдә Октябрьский шәһәре «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенрусия чарасына кушылды. Әлеге чара Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлангычы белән илебездә инде өченче тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр, 2017 елның 7 февралендә, анда Русиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашкан.

28 февральдә Октябрьский шәһәре «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенрусия чарасына кушылды. Әлеге чара Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлангычы белән илебездә инде өченче тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр, 2017 елның 7 февралендә, анда Русиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашкан.
Агымдагы елда шәһәребездә сынау үткәрү мәйданчыгы итеп 3нче гимназия сайланды. Чара кысаларында быел имтихан тотачак укучыларның әти-әниләренә БДИга теркәлү барышы, укучыларны аудиторияләргә утыртуның оештырылуы, аларның эш урыны, шулай ук, БДИ пунктында күзәтү-үлчәү әсбапларын басу һәм сканерлауның ничек үтүе белән танышырга мөмкин булды. Шул рәвештә сынау тоту ата-аналарга балаларын имтиханга әзерләү барышындагы рухи киеренкелекне киметү өчен файдалы, дип фикерли белгечләр.
«Математика» фәне буенча имтихан бирүчеләр башта инструктаж үтте. Сыйныф бүлмәсендә әти-әниләр каршында күзәтү-үлчәү әсбаплары басылып, биремнәр таратылды. Эшләр тапшырылгач, алар сканер аша үткәрелеп, тикшерү узды.
Гимназия белгечләре сүзләренчә, мондый чараларның әһәмияте бик зур. Аларның һәркем өчен дә ачык, аңлаешлы булуы мөһим. Бөтен нәрсә күз алдында эшләнә, аңлатма бирелә. Әти-әниләрнең биремнәрне үтәүдәге нәтиҗәсеннән бигрәк, БДИны үткәрү тәртибе белән танышуы зарур. Җавапларны каяндыр күчерү, «шпаргалка» куллану мөмкин түгел. Кемдер имтиханга телефон алып кергән очракта да, ул аның белән файдалана алмаячак, чөнки махсус тавышйоткычлар куелган. Боларның барысы да тәү чиратта укучылар иминлеге өчен кирәк.
Агымдагы елда әти-әниләр арасында БДИда элек тә катнашкан «тәҗрибәле»ләре дә, беренче тапкыр көч сынаучылары да бар иде. Ата-аналарның чарага кагылышлы уй-фикерләре нинди икән? Аларга сүз бирик:
«Тәү чиратта укытучыларга, оештыручыларга зур рәхмәтлебез! Аларга фидакарь хезмәтләрендә күтәренке рух, ныклы сәламәтлек, тыныч-сабыр булуларын телибез. Ә инде балаларга белем үрләрен яулауда уңышлар, яхшы билгеләр юлдаш булсын».
«Укучыларның имтихан биргәндә бертигез шартларда булуы куандыра, әлбәттә. Шулай да, кайчагында гел «бишле»гә укучы баланың түбәнрәк, ә уртача белемлесенең югарырак нәтиҗә күрсәтүен дә ишетеп беләбез. Бу нәрсәгә бәйле? Эш шунда, кайбер биремнәр балаларга таныш, ягъни мәктәп программасында үтелгән була. Шул ук вакытта, сорауларның катлаулысы да эләгергә мөмкин. Ничек туры килә бит, белмәссең...».
«Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» — бик кирәкле чара. Ул имтихан шартларына нык якынайта, аны үткәрү тәртибе белән таныштыра. Элек әти-әниләр билгесезлектә булса, бүген аларга һәрнәрсә дә аңлаешлы. Арада кыюсызрак балалар да була бит. Нәкъ аларга әти-әнисенең теләктәшлеге кирәк. Әлбәттә, берникадәр дәрәҗәдә курку хисе саклана, әмма укытучыларның ипле мөгамәләсе, барысын да яхшылап аңлатуы күңелгә тынычлык бирә...».

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: