Бүгеннән — 4 марттан Май чабу атнасы башланды. Урысларда аны «Масленица» дип атыйлар.
Май чабу атнасында православие динендәгеләр, өйдән-өйгә кереп, бәйрәм тәбикмәге белән сыйланганнар. Уңган киленнәр пешергән тәбикмәкләрнең чит-читләре түгәрәк булып, алар кояшны хәтерләткән. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә.
Аны Русьта православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) — «Очрашулар», буш көн (сишәмбе) — «Уеннар», кан көн (чәршәмбе) — «Сыйлану», атнакич, кече атна (пәнҗешәмбе) — «Уен-көлке», татар атнасы (җомга) — «Әби коймагы», атна арты (шимбә) — «Печкәчәмдә кунакта», атнакөн (якшәмбе) — «Кичерешү», «Пручти кич» дип йөртелгән. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда «кәтәйтсә» иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер-береннән кичерү сораган. Дүшәмбедән Олы ураза башланган.
Әйдәгез әле без дә читтә калмыйк бу бәйрәмнән. Тәбикмәк пешереп, якыннарыбызны, туган-тумачаларны, дусларны сыйлыйк. Бу гамәлдән бит беребезгә дә зыян булмас, киресенчә, чәй табыны артында җанлы аралашып алуга бер сәбәп чыга. Кайчан шулай бергәләшеп чәй эчү, очрашу-күрешү тәтер иде әле. Һәрберебез үз мәшәкатенә, үз дөньясына чумган ич. Бер уңайдан, ягез әле кемнәр ничек итеп тәмле тәбикмәк пешерә, шуның рецептлары белән уртаклашыйк.