Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 март 2019, 12:17

Суүткәргеч ремонтланырмы?

Башкортстанда гамәлдә булган урындагы башлангычларга булышлык итү программасы (ППМИ) шәһәрдәш- ләр тарафыннан уңай кабул ителде.

Башкортстанда гамәлдә булган урындагы башлангычларга булышлык итү программасы (ППМИ) шәһәрдәш- ләр тарафыннан уңай кабул ителде.
Бүгенге көндә программа кысаларындагы проектларның конкурсны уңышлы үткәннәре гамәлгә ашырыла, ә инде әле каралуда булганнары үз чиратын көтә.
Исегезгә төшерәбез, ППМИ шәһәр биләмәләрен, учреждениеләрне төзекләндерү, аларны тагы да уңайлырак итүгә тәгаенләнгән. Халык тарафыннан кабул ителгән тәкъдимнәр конкурс комиссиясе аша үтә. Сайлау нәтиҗәсенә берничә шарт тәэсир итәргә мөмкин: халыкның актив булуы, проектны финанслауда, төзекләндерү эшләрендә катнашуы, химаячеләрне җәлеп итү һ. б. Җиңүче проектларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан миллион сум бүленә.
Шәһәребезнең Зает бистәсендәге Клубная урамында яшәүчеләр дә программада катнашырга карар итте. Бу уңайдан ике тапкыр гомум җыелыш оештырылды: беренчесе — узган елның 27 ноябрендә, икенчесе быел 26 февральдә. Халык белән очрашу барышында берничә проект тәкъдим ителде. Бердәм тавыш бирү нәтиҗәсендә, ППМИда катнашуга Клубная урамы буенча урнашкан 89-119нчы йортлар биләмәсендәге суүткәргечне ремонтлау проекты сайланды.
Заетның үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров билгеләвенчә, биредәге су торбалары күптән төзекләндерүне таләп итә. Алар нык тузган, моңа бәйле су тәэминатында еш кына өзеклекләр дә булгалый. Суүткәргечнең куллануга яраксызлыгы «Водоканал» предприятиесе белешмәсе белән дә расланган.
Бүген инде Клубная урамында яшәүчеләр проектларының комиссияне уңышлы үтеп, ниһаять, су белән тәэмин итү системасы җайга салыныр дип өметләнә.

Читайте нас: