Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 март 2019, 12:12

Проблемалар ассызыкланды. Ә арытаба?..

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасында байтак стратегик бурычлар билгеләнде. Төрле юнәлешләргә кагыла алар.

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасында байтак стратегик бурычлар билгеләнде. Төрле юнәлешләргә кагыла алар.
Гади халык ни уйлый икән бу хакта? Киләчәктә тормышыбызның уңай якка үзгәрүенә өмет тотамы? Шул хакта әңгәмә- ләшәбез бүген.


Тимерҗан Идрисов:
— Президент Юлламасын игътибарлап укып чыктым. Уңай моментлар байтак анда. Күп кенә өлкәләрне үз эченә алган ул мөрәҗәгать. Шәхсән үземә якын, мөһим темаларга килгәндә. Беренчедән, педагог-тәрбияче буларак фикеремне әйтеп узмакчымын. 79 яшькә кадәр балалар, үсмерләр белән эшләдем. Шуңа да мәгариф тармагына игътибар арттыруны хуплыйм гына. Чишелеш көткән проблемалар җитәрлек ул өлкәдә... Икенчедән, Юлламада сәламәтлек саклау мәсьәләсенә аерым басым ясала. Монысы да бик урынлы. Бар язмышым, булмышым спорт, физик тәрбия белән бәйле. Әле дә физик күнегүләрдән аерылганым юк. Һәр иртәм мотлак зарядкадан башлана. Инде шактый өлкән яшьтә булмсам да, шөкер, үземне авыруга санамыйм. Киресенчә, һаман да актив яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Спорт һәм дә сәнгать картаерга ирек бирми, дип исәплим. Кем әйтмешли, «сәнгать мине яшәртә, спорт мине яшәтә». Күпсанлы укучыларым мисалында да инанам моңа. Инде үзләре дә олыгаеп барган шәкертләрем бүген дә онытмый, ихлас рәхмәтен белдерә. «Сезнең дәресләр тормышта зур ярдәм, терәк булды», диләр. Үсмер чорда алган физик тәрбия, чыныгу армия сафларында, кайдадыр укыган, эшләгән вакытта да булыша, билгеле. Ата-аналарга киңәшем: балаларыгызны кечкенәдән эшкә, спортка җәлеп итегез. Төрле спорт секцияләренә яздырыгыз. Физик күнекмәләр баланы, үсмерне тәртипкә, вакыт кадерен белергә өйрәтә. Бөтен балага да киләчәктә чемпион булырга димәгән, әлбәттә. Иң мөһиме — чын Кеше булып җитешү. Егетләргә исә аерым әйтер сүзем бар: армия хезмәтеннән качмагыз, киресенчә, үзегезне анда баруга ныклап әзерләгез. Физкультура белән дуслык гомергә сузылсын. Гаилә корып, балалар үстерә башлаган мәлләрдә ата-ана бу җәһәттән дә үрнәк булырга тиешле. Дәррәү күнегүләр уздыру, саф һавада спорт белән шөгыльләнү гаилә әгъзаларын берләштерә. Кәефләр дә күтәрелеп китә... Дөресен әйтик, кай тармакта гына хезмәт салмасын адәм баласы, тәү чиратта аның сау-сәламәт булуы зарур.

Зәкия Камалова:
— Президент чыгышын ирем белән икәүләп тыңладык. Сәясәт белән нык кызыксына иптәшем. Мин бик үк аңлап җитмәгәннәрне әйбәтләп төшендерә. Ни әйтсәң дә, ир кеше ул... «Молодец Путин!», дип әледән-әле мактап кына тора. Президентның сүзләрендә дөреслек күп анысы. Сәламәтлек саклау мәсьәләсен генә алыйк. Яшерен-батырын түгел, тәртип бик тә аз анда... Ныклап чирләп китүдән котың алынып тора. Чират өстендә чират, кирәкле табибка керәлми хәлләрең бетә. Алдан язылуның да әллә ни файдасы юк. Урын өстенә калудан Алла сакласын! Безнең ише очын-очка ялгап яшәгән бәндәләргә кадер юк бит ул... Шулай дигән саен, ирем минем сүзгә каршы төшә: «Барысы да яхшыруга өметләнергә кирәк. Бөтен кеше зарлана, илдәге хәлләрне, җитәкчеләрне хурлый башласа, кайда барып төртелербез, ә?! Путинга җиңел дип беләсеңме әллә?» Анысын аңлыйм. Барыбер да эч поша. Ил өстендә берәр бәләкәч ныклап авырып китсә, халыктан ярдәм сорап, бөтен каналлар буйлап хәбәр салалар. Ә көннән-көн череп баеган бәндәләр машина алыштыра, утраулар сатып ала. Акчасын кая куярга белми, кыскасы. Андыйлар нигә ярдәм итми соң ул чирле балакайларга?!

Камил Зәйнуллин:
— Авыл кешесенә йөзе белән борылсын иде башлыклар. Читкә «приключение» эзләп чыгып китми авылдагылар. Эш, акча кирәккә аптырап әллә кайларга юл тота... Себердә ярты тазалык калды безнең. Инде хәзер авылдан ерак түгел бер поселокта эшләп йөрим. Ипилек-тозлык акчага. Пенсиягә хәтле сузып булырмы, белмим... Әби-бабайларны җәллим. Авылда медпункт юк бит хәзер. Чирләп киткән кешегә харап! Президент дөрес әйтә, дәүләт кеше сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Тулысынча килешәм. Тазалыгың булмаса... Эшләп тә булмый, укып та, гаиләне карап та. Күп нәрсә шуңа бәйләнгән.

Илгиз Мирсәяпов.
— Гомумән алганда, Юлламаны хуплыйм. Аеруча ике тема буенча фикерләшер идем. Беренчесе — чүп-чар мәсьәләсе. Моны тиз арада хәл итәргә кирәк, минемчә. Халык арасында аңлату эшләре алып бару зарур. Әдәплелекне күтәрергә кирәк. Төренә карап, чүпне аерым җыю гадәткә әверелсен. Пластик пакетлар чыгару туктатылса иде, димен. Еллар буе эшкәртелми яталар бит... Алар урынына гади киҗе-мамык капчыкларны, букчаларны кулланырга була. Совет чорындагы кебек.
Икенче мөһим мәсьәлә — кредитлар. «Микрокредитлау базарында тәртип булдырырга вакыт», дигән сүзләре бигрәк тә ошады Президентның. Кредитлар буенча процентларны чикләргә кирәк. Документлардагы бөтен язмалар да эре шрифтлы булсын. Бар кеше дә укырлык. Вак хәрефләр белән язылганны укымау аркасында күпме халык кредитлау тозагына эләгә, шуннан котыла алмый азаплана! Өстәвенә кредит алучы гына түгел, аның якыннары, туган-тумачасы да кыен хәлдә кала. Үземнән беләм. Алдын-артын абайламыйча кредит җыйган туган тиешлеләр өчен күпме түләргә туры килде. Шуның аркасында гаиләдә ызгыш китте... Ике ут арасында каласың бит. Ярдәм итми дә ярамый, гаиләңне дә бөлгенлеккә төшерүең бар. Менә шундый нәрсә ул, кредит дигәннәре. Тәртип урнаштыру кирәк бу өлкәдә, бик тә кирәк!

Вәсилә Гыйниятуллина:
— Иптәшем белән хаклы ялдабыз. Аңлашыладыр, мине беренче чиратта пенсия мәсьәләсе кызыксындыра... Ил Башлыгы пенсионерларга ярдәм итәргә тырыша, билгеле. Байтак сөйлиләр, язалар бу турыда. Шунысы читен, минем ише гади халык бик аңлап бетми ул телмәрләрне. Үтә дә катлаулы төшенчәләр. Ярый әле хәзер ОТР телевизион каналы бар. Төрле җирдә яшәүчеләр турыдан-туры сорауларын бирә анда. Әйбәт анысы. Иң мөһиме — пенсия түләүләрен туктатмасыннар. «Хаклы ялдагылар да эшләсеннәр, үзләрен кайгыртсыннар», диләр. Күпчелек пенсионерның инде эшкә яраклы түгеллеген онытып җибәрәләр. Яшь арткан саен авырулар да «чәчкә ата» бит ул, туганнар...

Данис Имаев:
— Хатыным икенчегә бәбәйләргә тора. Кызыбызга дүрт яшь, әле малай көтәбез. Шофер булып эшлим. Әлегә кеше фатирында яшәп торабыз. Әти-әниләр булыша, билгеле, зур рәхмәт аларга. Тик үзеңә дә кыймылдарга кирәк бу дөньяда, олыларга гына ышанып ятып булмый... Путинның Юлламасындагы сүзләр сөендерде шулай да. Демография, гаиләләргә ярдәм турында күп әйтелә анда. «Русия гаиләләрендә керемнәр үсәргә тиеш», дип бик тә дөрес исәпли Президент. Без кемнән ким?! Балалар никадәр күбрәк туса, ишле гаиләләр саны артса, яхшыга гына бит. Эшче куллар да күбәя, дигән сүз. Киләчәккә өмет бар, минемчә!

Разия Турусова:
— «Экологик яктан чиста продукция алу»га бәйле юллар бигрәк тә күңелгә хуш килде Президент мөрәҗәгатендә. Чыннан да, кибеттә сатылган азык-төлекне куллану шактый хәвефле хәзер. Ярамаган, «химия» тутырылган нәрсә ашап, агулануыңны көт тә тор. Ризык җитештерүчеләрне акчадан тыш бернәрсә дә кызыксындырмый бугай... Шундый «акыллы башларны» җаваплылыкка тарттыру турында тәкъдим кертер идем мин. Адәм көлкесе, «зыянсыз, кулланырга яраклы азык-төлекне танырга» телевизордан өйрәнәбез бит бүгенге көндә. Яшь буынның тазалыгы ризык сыйфатына да бәйле. Моны истән чыгармау хәерле. Җитештерүчеләр сыйфат өчен җаваплылык тойсын! Көтел- мәгән, кисәк тикшерүләр күбрәк оештырылсын. «График буенча», алдан ук билгелеләре түгел...

... Менә шундый фикерләр. Ил, халык язмышы, иртәгәсе көн хакында җитди уйлана замандашларыбыз. Куанычлы хәл. Үз тәкъдимнәрен ишеттерүчеләр булуы аеруча шатландыра. Хушкүңелләнеп, барына кул селтәп ятмый милләттәшләр, көрчектән чыгу юлларын эзли, күзаллый. Киләчәккә өмет-ышаныч бар, димәк. Ә сез ничек уйлыйсыз?

С. ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: