Моңа кадәр бездә кунакларның ниндие генә булмады дисәм дә, Италиядән булганнары юк иде әле. Гади кунак өчен аш-су әзерләүгә осталык, ихласлык кирәк булса, чит ил кешесе белән аралашу, күңел ачу тагын да бер зирәклек таләп итә. Шундый зур кунакларны кабул иттек күптән түгел без.
Туймазыда яшәүче туганнарыбыз Лиана белән Марат Шәвәлиевларда менә ярты ел инде Элиза Джованетти яши. Ул Италиянең Рокка ди Папа шәһәреннән «AFS» программасы кысаларында халыкара укучылар алмашу буенча бер елга килгән. Августтан бирле Шәвәлиевларда яшәүче Италия кызы гаиләдә үз кешегә әверелгән. Рәхәтләнеп безнең телдә аралаша, пилмән, бәлеш пешерергә өйрәнгән, үз ризыклары белән дә сыйлый, чаңгы-тимераякта да шуа хәзер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу программа нигезендә укучы бала алган гаиләгә бер тиен дә түләнми, ашату, каядыр алып бару чыгымнары — барысы да кабул итүче гаиләнең исәбеннән. Гади мәктәптә — Туймазының 8нче мәктәбендә бушлай укый, спорт түгәрәкләренә йөри. Немец, испан, урыс телләрен тирәнтен өйрәнә. Каникуллар чорында Казанга, Санкт-Петербургка алып барганнар үзен. Безнең йола-гадәтләргә башта кыз бераз сәерсенеп торса да, хәзер инде кайнар мунчадан соң «икенче әти-әнисе» Марат белән Лиана үрнәгендә карга да, бәкегә дә чума. Элиза бу күренешләрне телефонына төшереп, әти-әнисенә җибәрә. Алар үз чиратында таң кала, әби-бабалары исә бөтенләй: «Үз акылыңдамы син?» дип язып җибәрә. Моннан соң күп тә үтми, Элизаның әти-әнисе Русиягә, кызларының хәлен белергә дип юлга чыга. Һәм менә алар Башкортстанда! Кунак булуның икенче көнендә аларны авыл тормышы белән таныштыру өчен Илчембәткә алып килделәр.
Көн дә Италия кешеләре белән очрашып тормыйбыз әле дип, форсат тигәндә, кунаклар белән иркенләп аралаштык. Һәр нәрсәгә зур кызыксыну белән карыйлар: моны кем эшләде, бу нәрсә өчен... Элиза безнең тәрҗемәче булды. Марио әфәнде белән Чилция ханым бик тыйнак, җитди кешеләр булып чыкты. Һәр сорауга җавап биргәнче яхшылап уйлыйлар, аннары бер-берсе белән киңәшләшеп алалар. Марио — электрчы, Чилция страховка агенты булып эшли.