Безнең шәһәрдә
1 Марта 2019, 12:06

Авылга укытучылар кайтырмы?

Бүген безнең илдә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Бу проблеманы 2020 елда гамәлгә керәчәк “Авыл укытучысы” исемле программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google

Бүген безнең илдә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Бу проблеманы 2020 елда гамәлгә керәчәк “Авыл укытучысы” исемле программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр.



Аның асылы шунда: авылда эшләргә риза булганнарга 1 миллион сум бирергә җыеналар. Бу хакта Русия Президенты Вла­ди­мир Путин Федераль Җыенга Юл­ламасында хәбәр итте. «Махсус про­грамма буенча авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп ки­лүче укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум акча бире­ләчәк. Бу тәҗрибәле педагогларны да авылга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», – диде ил җитәкчесе.


“Президентның Юлламасында авыл укытучылары күптән көт­кән проблеманы күтәрде. Илдә барлыгы 26 мең авыл мәктәбе бар. Укытучыларның кайсыберләре икешәр ставкага эшли, аларга берничә фән­не укытырга туры килә. Яңа программа әлеге мәсьәләне дә хәл итәр иде”, – диде илнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Аның фикеренчә, миллион сум бирсәләр, авылга барып эшләүчеләр дә табылыр иде.