Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль 2019, 12:39

Үз эшенең чын остасы

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр.

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр.
Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое да «Бизнес-инкубатор»да икътисадчы булып эшләүче Альмира Шәймөхәмәтова белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанган.
Альмира Рәфыйк кызы тумышы белән Миякә районы Каран авылыннан. Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Ул тырыш, эшчән, ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, активистка була. Дружина советы рәисе буларак концерт-кичәләрне, спорт ярышларын оештыруда башлап йөри. Туган авылында 1978 елны сигезьеллык мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм Уфада икътисад техникумына укырга керә.
— Һөнәремне очраклы гына сайладым. Мин модельер булырга хыялландым. Бәләкәйдән рәсем төшерер- гә, тегергә ярата идем. Шуңа технология техникумында укырга теләдем. Мәктәпне тәмамлагач, апам Уфага алып килде. Зур шәһәргә килгәч ничектер югалып калдыммы, үз көчләремә ышанып житмәдемме, уйга калдым. Апам икътисад техникумына барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин шушы уку йортына «Дәүләт банкында хисап һәм оператив техника» белгечлеге буенча укырга кердем. Укый башлагач хисапчы һөнәрен дә ярата башладым, — диде Альмира ханым ни өчен шушы һөнәрне сайлавы белән кызыксынгач.
Кулына диплом алган яшь белгечне юллама буенча Дәүләт банкының Мишкә районы бүлегенә эшкә җибәрәләр. Тиешле өч ел ярым эшләгәннән соң ул туганнары чакыруы буен- ча Октябрьскийга юллана. 1985 елдан башлап банкның Октябрьский шәһәре бүлегендә эшен дәвам итә. Биредә ул үзенең гомерлек юлдашын да очрата. 1986 елны Фәнил Айрат улы белән гаилә корып җибә- рәләр.
90нчы елларда банклар системасы киңәя башлагач, Альмира Шәймөхәмәтова «Социнвестбанк»ка эшкә күчә. Шушы чорда белемен камилләш- терү максатында югары уку йортын читтән торып тәмамлый, икътисадчы квалификациясен ала. Аның намуслылыгын, осталыгын күреп баш хисапчы итеп үрләтәләр. Банк тарма- гында 30 елга якын хезмәт сала Альмира Рәфыйк кызы. Эшләү дәверендә тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына ия була.



Тармактагы кискен үзгәрешләр күнегелгән эш урынын алмаштырырга мәҗбүр итә. 2012 елда Альмира ханым «Бизнес-инкубатор»га икътисадчы булып урнаша. Бик зур җа- ваплылык сораган бу эштә дә сынатмый ул, тирән белемле, тәҗрибәле хезмәткәр тиз арада коллективта хөрмәт яулый. Икенче эшкә ияләшү авыр булмадымы соң дип сорагач:
— Юк, кеше белән эшләргә мин күнеккәнмен. Элегрәк банк системасында карталар, интернет аша эш итүләр юк иде, халык бөтен йомышларын банкларда хезмәткәрләр ярдәмендә башкарды. Көн саен бихисап кешене хезмәтләндерү гадәти эш булды. Хисапчы саннар чүпләп кенә утыра, дисәләр дә, беренче чиратта, халык белән эшли торган кеше ул. Моның өчен, әлбәттә, ачык йөзле, игътибарлы, сабыр, намуслы булырга кирәк, — дип җаваплады әңгәмәдәшем.
Әйе, «саннар дөньясына чумган коры, җитди кеше» образына туры килми язмам герое, киресенчә, сөйкемле тавышлы, чибәр, киң күңелле, мөлаем ханым ул.
Аның турында хезмәттәшләре дә «Альмира Рәфыйк кызы — бик җаваплы хезмәткәр, эштәге һәр бурычны үтәүгә, хәтта турыдан-туры үзенең эшчәнлегенә кагылмаганнарына да, бик җитди карый. Үтә җаваплы, четерекле хезмәтебез аеруча төгәллек таләп итә. Аның исәп-хисаплары һәрвакыт төгәл була. Ул үз эшенең остасы да, безнең өчен остаз да, бик кешелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Клиентлар арасында да төрле кешеләр була. Ул барысына да җаен таба белә», диләр.
Үзе дә «Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак яхшы күңелле, эшсөючән, җаваплы намуслы кешеләр белән эшләргә насыйп итте. Бу юлы да коллективтан, җитәкчеләрдән уңдым. Әлеге хезмәтемдә кешеләр белән еш аралашырга туры килә, бик күп эшкуарлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аларның сорауларына җаваплар, киңәшләр бирәбез, киңәшмәләр үткәрәбез, проблемаларын бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Кешеләргә ниндидер файда китерә алуым күңелгә шатлык өсти. Эшемнән бик канәгатьмен», ди ул.
Үз эшенең остасы булуы өстенә Альмира ханым гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни, юмарт дәү әни. Алар ире белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Рузана сәүдә өлкәсендә эшли, гаиләсе белән Октябрь- скийда яши. Уллары Рузил Себер тарафларында эшли, читтән торып белем ала. «Ял көннәрендә гаиләмне, якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам, үзебезнең милли ашларга өстенлек бирәм, пешергән өчпочмакларымны, бәлеш- ләремне гел мактап ашыйлар. Туганнарың белән өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып утыру үзе бер сөенеч. Шәхси йортта торгач үз бакчабыз да бар, җәй көне шунда мәш киләм, чәчәкләр үстерергә яратам. Кыш көне гаиләбез белән чаңгыда йөрибез, тимераякта шуабыз», — ди әңгәмәдәшем. Үз гаиләсе өчен җан атып торучы ана кеше буларак ул балаларының бәхетле, таза, исән-сау булуларын тели.
Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ Альмира Шәймөхәмәтова турында әйтелгән кебек. Ходайга шөкер, дөньясы түгәрәк аның. Күңеленә канәгатьлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Әнә шулай, яраткан гаиләсе, хезмәттәшләре арасында сөенеп, корган дөньяларының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын үзенә.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: