Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль 2019, 12:33

Юл михнәтләре кайчан бетәр?

Быел кыш көттеребрәк килсә дә, явым-төшемгә, кар-буранга мул булды.

Быел кыш көттеребрәк килсә дә, явым-төшемгә, кар-буранга мул булды.
Өлкәннәр әйтмешли: «Кар күп булгач, җәй дә яхшы килер». Анысы шулай, әмма моның уңайсыз яклары да бар. Юллардагы кар-боз катламы машиналар хәрәкәтенә генә түгел, җәяүлеләргә дә күп читенлекләр тудыра. Моннан тыш, карның күп булуы язгы чорга кергәндә, урам-ишегалларыбызны гөрләвекләр басып китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә дә бүген шәһәрнең махсус хезмәтләре кар көртләре, бозлавыклар белән «көрәш»кә чыкты. Алар көн дими, төн дими юлларны, җәяүлеләр сукмакларын кардан арындыру эшендә.
Мәгълүматлар буенча, 27 февральгә каршы төндә «ДорСтройРемонт» предприятиесе тарафын- нан 34нче төбәктәге (шул исәптән, «Пчелка» балалар бакчасыннан Мәскәү проспектына кадәр участокта) юллар тазартылган. Моннан тыш 29нчы төбәк (балалар бакчасы янындагы биләмәне кертеп), 25нче төбәк (8нче мәктәп яныннан), 7 һәм 9нчы йортлар тирәсендәге Кувыкин урамы кардан чистартылган.
Свердлов урамы буенча, Лермонтов урамыннан Губкинга; Салават Батыр урамы буенча Ленин мәйданыннан Лермонтов урамына кадәр участокта зур кар өемнәре ясалып, арытаба читкә чыгаруга әзерләнгән. Бакча боҗрасы урамы буенча Чапаевтан Советская урамынача тротуар тазартылган.
Планга ярашлы, алдагы көннәрдә Свердлов, Салават Батыр, Островский урамнарыннан карны чыгару күзаллана. «Спутник» бистәсендә, Мулла авылында Т-18 бульдозеры эшләячәк. Арытаба ул Лермонтов урамыннан Горькийга кадәр участокны чистартачак.
«Первомайский»да автогрейдер, Бакча боҗрасында Ленин мәйданыннан 21нче төбәк юнәлешендә МТЗ-ротор эшләячәк. Мулла авылындагы зиратны да чистарту планлаштырыла, биредә эшкә ДТ-ротор тәгаенләнгән. Горький урамыннан Советскаяга кадәр юл- ларны — МТЗ, Советская урамын Беларус кардан арындырачак.
Җәяүлеләр сукмаклары, автобус тукталышлары да игътибардан читтә калмый. Биредә юл хезмәткәрләре бригадалары мини-төягечләр белән берлектә эшли.
Шәһәрдәшләр һәм кунаклар махсус хезмәтләрнең эшен тиешле бәяләр дип ышанабыз.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: