Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль 2019, 13:12

Соңгы тиенне тартып алмаячаклар

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кредитлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кредитлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
Ул белдерүенчә, хәерчелек чигендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Болар — күпбалалы гаиләләр, инвалид тәрбияләүче гаиләләр һәм пенсионерлар.
Якын арада банкларга һәм коллекторларга яшәү ихтыяҗыннан түбәнрәк кереме булган гражданнарның, кредитлары күп булган микрофинанс оешмалары клиентларының бөтен керемен алып бетерү тыелачак.
— Русия Банкын һәм хокук саклау органнарын кыска гына вакыт эчендә микрокредитлау базарында тәртип урнаштыруларын, кешеләрне ялганнан һәм намуссыз кредиторларның талавыннан аралауларын үтенәм, — диде ул.
Әлеге яңалык уңаеннан республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Олег Галин түбәндәгеләрне белдерде:
— Әлбәттә, бу — бик дөрес һәм вакытлы карар. Кешене бер тиенсез калдырырга ярамый. Ул кредитны әллә кайларга ял итәргә барыр өчен түгел, ә чарасызлыктан, гаиләсен туйдырырга, баласын укытырга акчасы җитмәгәнлектән алырга мөмкин. Аннары, ул эшен югалтып, аны вакытында түли алмады, ди. Шулвакыт кайбер кредит оешмалары коточкыч процентлар өсти башлый. Ә суд приставлары әйберләренә арест сала, хәтта социаль түләүләр, бала акчалары күчерелгән карталардан акча ала иде. Бу тәртипсезлеккә чик куярга кирәк иде, чөнки ишетеп торабыз: кайбер йомшаграк холыклы кешеләр, бу хәлгә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала, кайберләре акча табу максатында җинаять кыла. Әлеге карар җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә, кешеләребезне сакларга ярдәм итәчәк.

Читайте нас: