Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль 2019, 12:37

Ремонтны бигрәк тә халык көтә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерүенчә, 2024 елга авария хәлендәге бөтен подъездлар ремонтланачак. Республикада күпкатлы йортларда барлыгы 48 мең подъезд бар, шуларның 26 меңе төзекләндерүгә мохтаҗ.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерүенчә, 2024 елга авария хәлендәге бөтен подъездлар ремонтланачак. Республикада күпкатлы йортларда барлыгы 48 мең подъезд бар, шуларның 26 меңе төзекләндерүгә мохтаҗ.
2019 елда Башкортстанда йорт һәм җәмәгать биләмәләреннән тыш, подъездларны ремонтлау программасы эшли башлады. Октябрьский шәһәренә бу максатлардан 38 млн сумга якын акча бүленде. Подъездлары ремонтланачак йортлар исемлеге инде билгеле, алар турында «Туган як» гәзитенең алдагы саннарында язып чыктык. Ремонтка бәйле барлык йортларда гомум җыелышлар оештырылып, биредә яшәүчеләр эшләр тәртибе белән танышты, аларның сыйфатын күзәтүдә тотачак җаваплы вәкилне сайлады. План буенча, идән-тәрәзәләр, почта тартмачыклары, түшәм-диварлар, энергия саклаучы яктырткычлар төзекләндереләчәк. Диварларның төсен фатир хуҗалары үзе сайлый ала.
Шушы көннәрдә хакимият башлыгы Алексей Шмелев программа кысаларында ремонтланачак подъездларның 20 процентын карап-тикшереп чыкты. Ул шәһәр төбәкләрендә булып, биредә яшәүчеләр белән дә фикер алышты. Алексей Николаевич подъездларның торышы төрлечә булуын билгеләде. Кайсыдыр йортлар иске, каралмаган хәлдә, а кайберләре чиста-пөхтәлеге белән игътибарга лаек. Соңгыларының тәрәзә төпләрен чәчәкләр бизи, подъездга керү урынында келәм дә җәелгән, ишекләр җылытылган. Шул ук вакытта, чагыштырмача яңа йортларда да җыйнаксыз подъездлар бар. Биредә яшәүчеләр «Гомум, димәк беркемне дә түгел» дигәнрәк фикер белән эш итә күрәсең...
А. Шмелев белдерүенчә, ремонт эшләре тәү чиратта моңа иң нык мохтаҗ подъездларда башкарылачак. Ә инде быел программага эләкмәүчеләр өчен дә яңалык бар. Республика программасы тагын 6 ел гамәлдә булачак, ягъни шушы вакыт эчендә ремонт таләп ителгән башка подъездлар да төзекләндереләчәк.

Читайте нас: