Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль 2019, 13:49

Коммунизм килгәнен көтеп утырмаска

Ил башлыгы чыгышына карата Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та үз фикерен белдерде:

Ил башлыгы чыгышына карата Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та үз фикерен белдерде:
— Әлеге документның төп идеясе илнең эчке социаль һәм икътисади үсеше, аның чикләре иминлеген, бәйсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, коммунизм килгәнен көтеп утырмыйча, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшлекле гамәлләр кылырга чакырып, Президент күпбалалы гаиләләр, пенсионерларның тормышын яхшырту буенча радикаль чаралар күрергә кирәклеген билгеләде. Социаль түләүләрне, хәерчелекне бетерү, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәктәпләрне модернизацияләү һәм техник яктан заманча коралландыру, төрле тармакларда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру, фәнне һәм югары технологияле җитештерүне үстерү бурычлары куелды. Дәүләт башлыгы Юлламада куйган бурычлар урыннарда оператив хәл итүне таләп итә.

Читайте нас: