Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 февраль 2019, 15:38

«Сакчыл поликлиника»лар күбрәк булсын!

Президент Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.

Президент Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.



20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау темасына зур игътибар бирелде.
— Иң яхшы төбәк тәҗрибәләрне исәпкә алып, Хөкүмәткә быел ук сакчыл поликлиникаларның югары стандартларын раслауны, аларны аттестацияләү кагыйдәләрен кабул итүне йөклим, ә киләсе елда регионнар белән бергә идарә итү һәм медицина персоналының эш сыйфатын күтәрергә дәртләндерүче механизмнарны гамәлгә кертүне йөклим.


Беренче чиратта 2021 елда ук барлык балалар дәваханәләрен тулысынча яңа стандартларга күчерергә кирәк. Игътибар итәсем килә: эш «Сакчыл поликлиника» дигән язу гына элеп куюга кайтып калырга тиеш түгел. Иң мөһиме - кешеләр, ниһаять, дәүләт тарафыннан кешеләр сәламәтлегенә ихтирамлы, чын-чынлап сакчыл караш тойсын, - диде Президент.


Бу җәһәттән Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина үз фикерен белдерде.


— Бу — бик яхшы проект. Кешеләр, поликлиникага килгәч, үзләренә карата игътибар, ихтирам тоеп, сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри ярдәм алырга тиеш. Безнең республикада да берничә «Сакчыл поликлиника» эшли. Алдагы көннәрдә аларның саны артыр, дип уйлыйбыз, — диде ул.
Читайте нас: