Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 февраль 2019, 13:56

«Тел сагына бас, дустым!»

Һәр кешенең Ватаны берәү генә булган кебек, туган теле дә бер генә.

Һәр кешенең Ватаны берәү генә булган кебек, туган теле дә бер генә.
БМО мәгълүматлары буенча, җир шарындагы 6700 телнең яртысына юкка чыгу хәвефе яный. Шуңа күрә һәр халыкның гореф-гадәтен, йолаларын, җыр-моңнарын, мәдәниятен, гомумән телен саклап калу максатында 2000 елдан алып 21 февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләнә.
Тел — кешенең гомерлек юлдашы. Тормыш дәвамында бик күп телләрне өйрәнергә мөмкин, әмма туган телең — иң газизе, кадерлесе булып кала.
Туган теле булган халык бик бәхетле! Бу бәхетне югалтмас өчен аны сакларга, тулыландырырга һәм моңлы, аһәңле туган телебезне яшь буынга тапшырырга кирәк. Моңа ирешү өчен тәү нәүбәттә ният-теләк булу зарур. Бүген республикабызда туган телләргә зур игътибар бирелә, төрле чаралар оештырыла. Алардан шәһәрдәшләр дә читтә калмый. Шундый чараларның берсе 21 февральдә Милли мәдәниятләр үзәгендә үтте. Ул төрле телләрдә сөйләшүче, башка милләт вәкилләре белән бердәм, тату яшәүче кешеләрне җыйды. Бу көнне тамашачылар хозурына «Ынйылар» башкорт, «Талларым» татар, «Видергебурт» немец, «Илемпи» чуваш вокал коллективлары, «Ялкын», «Аргешти» бию ансамбльләре, «Родные напевы» вокал ансамбле, «Сувенир» халык биюе ансамбле башкаручысы Ирада Ханитова, биюче Сөмбел Әгъзәмова һәм башка иҗатчыларның чыгышы тәкъдим ителде. Матур концерт номерлары чарага аеруча ямь, җылылык бирде.
Бәйрәм барышында шәһәрдәшләр һәм кунаклар уй-фикерләре белән уртаклашты. Аларны гәзит укучыларга да ишеттерәсебез килә...
Маһирә һәм Фаил Гыйльметдиновлар:
— 30 ел Себер тарафларында, Нижневартовскийда яшәп кайттык. Туган җирдән еракта гомер итсәк тә, үзебезнең телне, милли моңнарны, гореф-гадәтләрне беркайчан да онытмадык. Нефть өлкәләрендә эшләп, хаклы ялга чыккач, гүзәл Башкортстаныбызга әйләнеп кайттык. Туган төбәгебез шушы гомер эчендә тагы да ныграк чәчәк аткан, үсешкән. Концертларга йөрибез, татар телендә чыгучы гәзит-журналларны укып барабыз, милли чаралардан читтә калмаска тырышабыз. Аларны оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Бу уңайдан төбәктә туган телләрне, милли мәдәниятләрне саклап калу, халык мәнфә- гатьләрен яклау буенча зур эш башкаручы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка да хөрмәтебез зур. Яшь булса да, ул сүзләре белән дә, кылган гамәлләре белән дә безгә бик ошый.
Бер җөмлә белән әйткәндә, туган якка кайтуыбызга бик шатбыз. Балаларга туган телне камил дәрәҗәдә өйрәтә алмавыбыз гына үкен- дерә. Чит якларда татар теле дәресләре булмады. Әгәр Башкортстанда калган булсак, икенче төрлерәк булыр иде дә бит...
Валентина Михайловна Ершова:
— Мин урыс милләте вәкиле. Гаиләдә туган телдә аралашабыз. Балаларга кечкенәдән мәдәнияте- безгә, йолаларга ихтирам-сөю тәрбияләргә тырыштык. Әйткәндәй, алар мәктәптә башкорт телен дә өйрәнә, һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә. Минем фикеремчә, без Башкортстанда яшәгәч, туган телдән кала шушы төбәкнең дәүләт телен дә белергә тиешбез. Респуб- ликабызда күп милләт вәкилләре яши: татарлар, башкортлар, мари-чувашлар, немецлар һ. б. Аларның һәрберсенең үз теле, гореф-гадәтләре бар. Һәм һәр милләтнең мәдәнияте белән берникадәр дәрә- җәдә таныш булу зарур. Бу халыклар арасындагы дуслык-туганлык хисләрен ныгыта, бердәм яшәүгә булыша.
Туган телем — урыс теле булуына бик горурланам. Аның бөеклеген, гүзәллеген язучы- шагыйрь- ләребез мәңгелек әсәрләре аша чагылдыра. «Туган телгә якын булыгыз..» дигән бөек язучы Максим Горький да. Мин дә шушы өндәмәгә кушылам: туган телебезне яратыйк, чит җирләрдә дә онытмыйк, аңа карата мәхәббәт тәрбиялик, дуслар!
Әйткәндәй, туган телне өйрәнүгә шәһәр һәм республика күләмендә иҗат ителүче матбугат басмалары да зур өлеш кертә дип саныйм. Ә менә яшьләр арасында популяр интернет язмалары белән кызыксынмыйм, чөнки анда артык күп, кирәк- мәс мәгълүмат тутыралар.
Ирина Абрамовна Додонова:
— Минем туган телем — алман ягъни немец теле. Ата-бабаларым Русиягә Әби патша (Екатерина II) заманында ук күченеп килгән. Әти ягыннан кардәшләр Украинада гомер иткән, биредә сугышка кадәр 500 меңгә якын этник немецлар яшәгән. Ә әнкәй яклап туганнар Идел буендагы Бальцер шәһәрендә (бүген ул Красноармейск исемен йөртә) урнашкан. Бу шәһәргә нигезне минем бик ерак бабакаем Бальцер Бартули салган.
Әти-әниләребез хезмәт армиясендә вакытта, Бугуруслан шәһәрендә танышып, гаилә корган. Бүген Октябрьскийда гомер итүче ватандашларның күпчелеге безнең кебек үк — хезмәт армиясе «балалары» булган. Кызганычка каршы, сугыштан соңгы елларда туган буын буларак, без алман телен камил дәрәҗәдә өйрәнүдән мәхрүм калганбыз. Моңа Сталин заманындагы катгый тәртипләр, немец халкының Русия биләмәсе буйлап төрле тарафларга күчерелүе, дәүләтчелеген югалтуы сәбәпче. Әти-әнилә- ребез туган телдә сөйләшә иде, без немецчаны аңлап үстек, ә инде балалар-оныклар аны бөтенләй белми... Шулай булса да, безнең икенче туган телебез — урыс теле бар.
Бүгенгедәй чаралар бик кирәкле дип уйлыйм. Чөнки алар туган телләрне сакларга-якларга, башка милләтләр мәдәниятен өйрәнергә булыша. Безнең, этник немецларның тарихы башкалар өчен искәрмә булсын иде. Туган телдә күбрәк сөйләшик, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен онытмыйк, аларны яшь буынга да җиткерик. Баланың күңеленә туган телгә мәхәб- бәт, хөрмәт хисе әнисенең бишек җырлары, әбисенең әкиятләре, гаиләдәге җылы мохит аша иңдерелергә тиеш. Шул вакытта гына ул җәмгыятебез өчен файдалы кеше булып үсәчәк.


Лилия ГАБИТОВА.

Читайте нас: