Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 февраль 2019, 13:54

«Без бары тик алга барырга тиеш!»

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка 15нче тапкыр юллама белән мөрәҗәгать итте. Мәскәүнең «Кунак сарае»нда үткән чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлары җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Сезнең игътибарга Президент чыгышында яңгыраган төп темалар һәм бурычларны тәкъдим итәбез.

Тышкы сәясәт
Президент Белоруссия белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү, шулай ук ЕврАзЭсны ныгыту кирәклеге турында әйтеп узды. Кытай белән партнерлыкны ныгыту һәм Япония белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да сүз барды. Путин Европа илләре белән мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы һәркем өчен уңышлы булачагын белдерде.


Русиянең табигый мөмкинлекләре
— Илнең зур табигый мөмкинлекләрен экологик яктан чиста продукция алуга юнәлтү кирәк, — диде Президент. Аның фикеренчә, мондый ризыклар өчен илнең үз брендын булдыру мөһим. Бренд сыйфат һәм хәвефсезлекнең нигезе булып торырга тиеш.
Путин фикеренчә, бизнес нәтиҗәлелегенең үсеш күрсәткече — экспортның үсүе. Бу уңайдан нәкъ менә авыл хуҗалыгын һәм ашлык экспортын яхшы мисал дип бәяләргә мөмкин, анда 44 миллион тонна күләменә ирешелгән.

Икътисад үсеше тизлеге
Икътисад үсеше тизлеге Русиядә 3 проценттан артырга тиеш, ди Путин. «Хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка кабаттан инфляциянең максатлы күрсәткечләренә чыгарга һәм үсеш өчен уңышлы макроикътисад шартлары тудырырга кирәк» дигән фикердә ул.
Президент шулай ук Федерация субъектлары башлыкларының игътибарын бюджет оешмаларында хезмәт хакларының планкасын төшермәскә кирәклегенә юнәлтте. Эшкуарлык өчен ирек кирәклегенә басым ясады.

Демография
«Төп бурычлар — халыкка ярдәм итү һәм аны саклау. Без гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өчен барсын да эшләячәкбез. Русия бүген катлаулы демографик чорга керде. Бәбиләр туу кими, моның сәбәпләре объектив. Ләкин бу без әлеге хәл белән килешергә тиешбез дигәнне аңлатмый. Без 2000нче елларда тискәре тенденцияләрне җиңә алдык. Бу мөмкин түгел кебек иде, ләкин без моны булдырдык», — диде Президент.

Мәгариф
Путин мәктәпләрне югары тизлекле интернетка тоташтыруны тәкъдим итә. Гомум алганда, мәктәпләрдә заманча шартларда укыту күләме, 2012 ел белән чагыштырганда, 12 проценттан 80 процентка кадәр үскән. Ләкин иске мәктәпләр белән бәйле проблемаларны хәл итәсе бар әле.
Шулай ук белем бирүнең эчтәлеген дә үзгәртергә кирәк. Мәгариф стандартларында илнең үсеш өстенлекләрен чагылдыру мөһим. Моның өчен Президент 2020 елдан алып «Авыл укытучысы» программасын булдырырга тәкъдим итте. Аның кысаларында авылларга һәм кече шәһәрләргә эшкә баручы педагогларга 1 миллион сум акча түләү күз уңында тотыла.

Чүп-чар мәсьәләсе
Президент әйтүенчә, полигоннардагы калдыклар дистә еллар дәвамында җыелып килгән. Нәтиҗәдә, алар торак йортларга якын ятучы чүплек тауларына әверелгән.
«Калдыкларны эшкәртүче заманча системаны булдырырга кирәк. Мин Бөтенрусия халык фронтына гражданнар контролен тәэмин итүләрен, шул исәптән иҗтимагый экологик инспекторларга таянуларын сорыйм. Аларның хокук бозулар турындагы һәр сигналы хакимият органнары тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга, анык чаралар күрелергә тиеш», — диде Русия лидеры.
Ул шулай ук чүп-чарны эшкәртү күләмен арттырырга һәм экологик яктан чистарак җитештерүгә күчерү кирәклеген белдерде.

Сәламәтлек саклау
«Иң мөһиме, кешеләр дәүләт тарафыннан үз сәламәтлекләре турында кайгырту булуын белеп торырга тиешләр. Поликлиникалар, даруханәләр һәм гражданнар арасында үзара электрон бәйләнеш булдыру мөһим», — диде Президент һәм кешеләрне мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк дип өстәде.
Шулай ук кадрлар мәсьәләсе дә мөһим. Моның өчен Путин «Авыл табибы» программасында катнашучылар өчен яшь чикләвен алып ташларга тәкъдим итте. Моннан ары 50 яшьтән өлкәнрәк табиблар, авыл җиренә эшләргә күчкән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алачаклар. Табиблар — 1 миллион, фельдшерлар — 500 мең сум күләмендә.

Пенсияләр
«Дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына җиткерергә, аннан соң гына индексацияләргә тиеш. Исәпләргә һәм кешеләргә ел башыннан алып җиткермәгән акчаларны түләргә кирәк», — диде Путин.

Кредитлар
Ил башлыгы сүзләренчә, микрокредитлау базарында тәртип булдырырга вакыт. Сүз мошенниклык һәм акча талау турында бара.
Ул шулай ук керемнән мәхрүм калучылар өчен ипотека каникуллары кертергә тәкъдим итте.

Дәүләт хезмәтләре
2020 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәте күрсәтүне автоматик режимга күчерергә кирәк. Ул болай эшләргә тиеш: гражданин үзен кызыксындырган сорауны җибәрә, ә калганын система үзе башкара. Инстанцияләр буйлап кәгазьләр күтәреп йөрүне бетерергә кирәк.

Гаиләләргә ярдәм күрсәтү
Владимир Путин гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын кертүне тәкъдим итте: мәсәлән, өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләрдә ипотека кредитыннан 450 мең сумны дәүләт исәбеннән капларга. Путин әлеге программаны 2019 елның гыйнварыннан башларга мөмкин дип белдерде. Ул шулай ук, әгәр әлеге ярдәмне ана капиталы белән бергә кушсаң, 900 мең сумнан арта, дип белдерде.
Русия гаиләләрендә керемнәр үсәргә тиеш дип исәпли дәүләт җитәкчесе. Атап әйткәндә, Путин балалары күбрәк булган саен, гаиләләргә салым күләмен киметергә дигән тәкъдим ясады. Ул балалары булган гаиләләрнең фатир мәйданына салымны да киметү яклы.
Моннан тыш дәүләт җитәкчесе Үзәк Банкка ипотека буенча ставкаларны киметү чараларын тәэмин итәргә кушты. Аның фикеренчә, әгәр гаиләдә 2 һәм аннан күбрәк бала икән, ташламалы ипотека 6 процент тәшкил итәргә тиеш. Ташлама ипотека вакыты беткәнче гамәлдә булырга тиеш.
Президент 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләү планкасын ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүне 10
мең сумга кадәр арттыру кирәклеге хакында да әйтте.

Уңышка, һичшиксез, ирешәчәкбез
«Русия уңышлы үсешсен өчен тынычлык кирәк, — диде Владимир Путин чараны тәмамлап. Без масштаблы мәсьәләләрне акрынлап һәм эзлекле хәл итеп киләбез. Зур тизлектә үзгәрүче дөньяга лаеклы җавап бирергә
һәм Русияне ата-бабаларыбызның кыйммәтендә нигезләнгән цивилизация итеп саклап калырга тиешбез».
Читайте нас: