Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2019, 18:37

Тырыш хезмәт уңыш китерә

Октябрьскийда хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Октябрьскийда хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
14 февральдә хакимияттә шәһәр оешма-предприятеләре, учреждениеләре хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Хезмәтләре югары бәя алган шәһәрдәшләргә тәбрикләү сүзләре белән хакимият башлыгы А. Шмелев мөрәҗәгать итте:
— Бүген шушы залда җыелучылар өчен истәлекле көн. Сез намуслы хезмәтегез, югары нәтиҗәләргә ирешүегез белән мондый хөрмәткә лаек булдыгыз. Шәһәр һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше нигезендә шактый зур өлешегез бар. Киләчәктә дә шундый рухта дәвам итегез.
Арытаба Алексей Николаевич дәүләт бүләкләре һәм шәһәр хакимиятенең мактау грамоталарын тапшыру бурычына күчте. Мәртәбәле бүләкләргә барлыгы 34 кеше лаек булды. Дүрт шәһәрдәш феде- раль һәм республика грамоталарына ия булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1нче шәһәр дәваханәсенең баш табиб урынбасары Хисамова Венера Мирсалих кызы һәм табиб Шакиров Рөстәм Винил улына РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. «Жил- управление» җәмгыятенең юридик бүлеге җитәкчесе Абдуллина Зөлфия Ринат кызы һәм 1нче торак-эксплуатация участогы мастеры Кривошеина Людмила Анатольевна торак-коммуналь системасындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды.
Шәһәр Советы рәисе Айдар Имангулов Советның бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр үзләренең тәэссоратлары белән дә бүлеште.
— Кешегә берүзенә мондый үрләр яулавы авыр, әлбәттә. Бүгенге казанышым бердәм, тату коллективыбызның хезмәт нәтиҗәсе. Колледж директоры, шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә шулай тырышып эшләп, коллективны сынатмасбыз дип ышанам, — диде хакимият башлыгы кулыннан бүләк алганда нефть колледжының электротехника буенча укытучысы Роман Куксенок.
Шәһәрдәшебез Рудинә Гыйльфанова 30 елдан артык сәүдә өлкәсендә хезмәт сала. Бүгенге көндә ул «Саниев» кондитер йорты» җәмгыятендә сатучы булып эшли.
— Шушы бүләкне алуыма бик шатмын. Уңышымны балаларыма багышлыйм. Алар минем терәк-таяныч, һәрвакыт көч-куәт биреп торалар, ярдәм итәләр. Тантананың Әфганчылар көне алдыннан үтүе дә минем өчен әһәмиятле, тормыш иптәшем Әфганстанда хезмәт итте, инде мәрхүм. Ул да мине шулай зурлаганнары өчен сөенер иде, дип уйлыйм. Улым исә Чечняда хезмәт итте. Шушы бүләгем Ватан сакчылары көне алдыннан аның өчен дә үзенчәлекле бүләк булыр. Барысына да зур рәхмәт белдерәм, — диде шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасына ия булган Рудинә Фатих кызы.
Шушы ук бүләккә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының әдәбият туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Әлфия Нигъмәева (фотода) лаек булды. «Шундый танта- налы рәвештә бүләк алуы аеруча күңелле. Хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен зур рәхмәт», — ди биредә 19 ел эшләүче хезмәткәр.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае укытучысы Нәҗибә Ильясовага шәһәр Советы Мактау грамотасы тапшырылды.
— Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда 30 елдан артык эшлим. Хезмәт юлымны биредә концертмейстер булып башлаган идем, хәзер инде педагог-оештыручымын. Хезмәтебезне күреп, шулай бәһалаулары, әлбәттә, шатлыклы. Шунысы да игътибарга лаек, бүләклә- нүчеләрнең барысы да диярлек гади хезмәткәрләр, җитәкчеләр бик аз. Бу эшче кешегә ихтирам артуын, хезмәт кешесенең эшен бәяли белүләре турында сөйли.
Әйе, куйган хезмәтеңне күреп бәяләүләре, тырышлыгыңның бушка булмавын аңлау — канәгатьлек хисе бирә. Ихтирамга лаек булган барлык һөнәр ияләренә киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булсын.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: