Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2019, 18:03

Һәр йортның үз хуҗасы булсын иде

Шушы көннәрдә Яшьләр сараенда «Управдом» форумы үтте.

Шушы көннәрдә Яшьләр сараенда «Управдом» форумы үтте.
Ул идарә итүче компанияләр һәм йорт комитетлары эшенә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү максатыннан оештырылды. Киңәшмә 25нче бистәдән Фрунзе урамына кадәр биләмәдә урнашкан күпфатирлы йортларның совет рәисләре һәм әгъзаларын җыйды. Аның эшчәнлегендә шәһәр хакимияте, прокуратура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек органнары, идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма-предприятиеләр җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Очрашу хакимият башлыгы А. Шмелев рәислегендә барды.
Алексей Николаевич форумны ачып, узган елда социаль инфраструктура объектларын, ихаталарны һәм җәмәгать биләмә- ләрен төзекләндерү буенча булган уңай үзгәрешләр турында сөйләде һәм агымдагы елда башкарыласы эшләр белән таныштырды. «Быел Мәскәү проспектының икенче чиратын һәм Боз сараен төзү дәвам ителәчәк. Аларны 2021 елга, шәһәребезнең 75 еллыгына, сафка бастырырга планлаштырабыз. Моннан тыш, республика җитәкчесе Радий Хәбировның эш сәфәре нәтиҗәләре буенча тагын берничә объектның язмышы хәл ителәчәк. Элеккеге мәктәп-интернат реконструкцияләнеп, анда икенче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укучы бина булдырылачак, балалар дәваханәсе ремонтланачак, Урыссу бистәсенә юнәлештәге күперне яңартып кору проекты төзеләчәк. Бүгенге көндә Московка авылында җәмәгать үзәге төзү мәсьәләсе чишелә», — дип белдерде ул.
Ихата биләмәләрен төзекләндерүгә республикада тагын да күбрәк акча бүленәчәк. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул 60 млн сум тәшкил итәчәк. Шәһәрдә «Геофизиклар», Гагарин исемендәге парклар, 35нче бистәдәге сквер төзекләндереләчәк, Клинов урамында аллея барлыкка киләчәк. Бу матур үзгәрешләрне саклап калу да мөһим. Шушы җәһәттән җәмәгать урыннарында видеокүзәтү камераларын да кую күздә тотыла.
Чарада катнашучыларны республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Динар Дияров та сәламләде.
— Мондый форумнар республикада беренче тапкыр уздырыла. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң авырткан нокталарны барлап, аларны хәл итү юлларын тикшерү максатыннан оештырыла. Апрельдә форум республика киңлегендә үткәреләчәк, — диде ул.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге җитәкчесе Анатолий Дубовский үз чыгышында күпфатирлы йортлар белән идарә итү мәсьә- ләләренә, максатлы программаларга тукталды. «Бүген кешеләргә фатирлары дәүләтнеке түгел, ә үзләренең шәхси милке булуын аңлау мөһим. Күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүе торак милекчеләре һәм идарә итү компаниясе арасында үзара мөнәсәбәтләр нигезен тәшкил итә», — дип ассызыклады Анатолий Николаевич.
Бүгенге көндә күп кенә торак милекчеләре җылылыкны тәэмин итүче «Теплоэнерго» җәмгыяте белән турыдан-туры киле- шүләр төзегән. Оешмада әбунәчеләр белән эшләүче махсус бүлек тә булдырылган. Бу формага күчкәндә җылылык өчен түләүне яңадан исәпләү хакында җәмгыять директоры Андрей Купавых сөйләде.
Җыелучыларны гамәлгә кертелә башлаган «чүп» реформасы да кызыксындырды. Әлеге мәсьәлә буенча «СпецЭкоТранс» директоры Радик Шәйхлисламов мәгълүматлар бирде. Аның билгеләвенчә, яңа система, барыннан да элек, экология хәлен яхшырту, законсыз чүплекләрне бетерү, калдыкларның күп төрен эшкәртүгә җибәрүгә юнәлтелгән. Октябрьский шәһәре буенча тарифлар күпфатирлы торак милекчеләре һәм шәхси йортта яшәүчеләр өчен дә 70 сум тәшкил итәчәк.
Шәһәребездә «БашДомКом» күпфатирлы йортлар советы берлеге» җәмәгатьчелек хәрәкәте эшләп килә. Ул күпфатирлы йортлар белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру, йорт комитетлары рәисләренә ярдәм итү максатыннан оештырылган. Советның эшчәнлеге хакында аның баш- карма комитеты җитәкчесе Иван Айрих бәян итте.
Икенче җәмәгать оешмасының исеме үк аның тәгаенләнеше турында сөйли. Ул «ТКХ өлкәсендә хокукларыбызны яклыйк» дип атала. «Оешма идарә итүче компанияләргә карата каршы тормый, — дип белдерде рәисе Юрий Сушилов. — Без алар арасында яхшы көндәшлек булсын һәм закон бозуга юл куелмасын өчен тырышабыз».
Пленар өлештән соң очрашу ачык диалог рәвешендә барды. Залда микрофон куелып, теләгән һәркем үзенең соравын бирә алды. Язма сораулар чыгышлар барышында ук килә башлады.
Сорауларның берсе мәшәкатьле һәм шактый гына чыгымнар таләп итүче күпфатирлы йорт советы рәисе хезмәтен түләтүгә кагылышлы иде. Йорт комитеты рәисләренә акча түләү йорт хуҗаларының гомуми җыелышында хәл итәргә тиеш дип аңлатылды.
Йорт комитеты рәисләре подъездларны ремонтлау мәcьәләсен дә күтәрде. Бигрәк тә үзләренең йортлары исемлектә булмаучылар зарланды. Хакимият башлыгы белдерүенчә, ул әле төгәл түгел, үзгәрешләр кертелергә дә мөмкин. Исемлеккә күпчелек иске, торак һәм төзелеш күзәтчелеге тарафыннан ремонтлату турында күрсәтмәсе булган йортлар кертелгән.
Халыкны шулай ук ихаталардагы юллар торышы, идарә итүче компаниянең хезмәтләренә түләү, участокларда җыештыручылар, слесарьләр җитмәве, авария бригада- лары кирәклеге борчыды. Форум барышында бу һәм башка сорауларга җаваплар бирелде, кайберләре җентекләп өйрәнүгә алынды.
Форум ахырында шәһәр прокуроры Марсель Мәкъсүтов торак милекчеләре һәм идарә итүче компаниянең үзара мөнәсәбәтләрен көйләүдә бу эшкә җаваплы караган йорт комитеты рәисен сайлау һәм ике арада бердәм килешү кабул итү, аны бөтен йорт хуҗалары белән таныштыру кирәклеген билгеләде.

Читайте нас: