Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 февраль 2019, 18:59

«Яшик әле, өмет белән яшик бу тормышта... »

9 ел 1 ай һәм 19 көн... Бер карашка гади генә саннар артында кемнеңдер гомерлек сагышы, күңел яралары, югалтулары яшеренгән. Улларын, ирләрен, абыйларын һәм әтиләрен Әфган сугышына озатканнарның тормышындагы иң озын тоелган көннәр, айлар, еллар булгандыр ул...

9 ел 1 ай һәм 19 көн... Бер карашка гади генә саннар артында кемнеңдер гомерлек сагышы, күңел яралары, югалтулары яшеренгән. Улларын, ирләрен, абыйларын һәм әтиләрен Әфган сугышына озатканнарның тормышындагы иң озын тоелган көннәр, айлар, еллар булгандыр ул...
Быел 15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тула. Бу сугышта 15 меңгә якын ватандаш (Башкортстаннан — 343) һәлак булды. Шәһәребездән Әфган сугышына 288 егет җибәрелде, җидесе яу кырларында мәңгелеккә башын салды...
Истәлекле көн уңаеннан, Октябрьский музыка колледжында 30 ел элек булган вакыйгаларны искә алу, ветераннарны хөрмәтләү чарасы оештырылды. Хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Р. Таҗетдинов хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, яугир-интернационалистларга, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә тирән ихтирамын белдерде. Арытаба шәһәр, республика, халыкара чараларда катнашучы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүче якташлар хакимиятнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде; сугышта һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә истәлек медальләре тапшырылды.
«Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Башкортстан берлеге» төбәк оешмасы рәисе Т. Рәҗәпов, Октябрьскийның «Контингент+» оешмасы җитәкчесе А. Пелих әфганчыларның бүгенге көнкүреше, берләшмәләр эшчәнлеге хакында бәян итте. Алар яугир-интернационалистларга, шулай ук Ветераннар советына ярдәм күрсәтүче шәһәр предприятиеләренә бүләкләр дә тапшырды.
Хәтер көнендә Уфа кунаклары да катнашты. Алар белән әңгәмәләшеп, уй-фикерләрен, Әфган сугышы турындагы истәлекләрен барладык.
— Сугышта һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген онытмау, туган якка исән-сау әйләнеп кайткан хезмәттәш дуслар белән очрашып-күрешү өчен кирәкле мондый чаралар, — ди «Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Башкортстан берлеге» әгъзасы, яугир-интернационалист, «Хәрби дуслар» вокал төркеме җитәкчесе һәм башкаручысы Артур Әхмәтов. — Хатирәләргә килгәндә, мин 1987-89нчы елларда Герат провинциясендә 101нче мотоукчы полкында разведкада хезмәт иттем. Без Әфганстан Хөкү- мәте йөкләмәләрен үтәүдә, душманнарның хәрби берләшмәләрен, шулай ук әфьюн, сугыш кирәк-яраклары төягән кәрваннарны юк итүдә катнаштык.
Уфаның «Росгвардия» вәкиле, эчке эшләр министрлыгы пенсионеры, Әфган сугышы ветераны, өлкән лейтенант Флүр Гарипов 1985-87 елларда Кундуз провинциясендә 783нче разведка батальонында хезмәт итә.
— Безгә сугыш кирәк-яраклары, корал, наркотиклар ташучы кәрваннарны тоткарлау бурычы куелган иде, — дип искә ала Флүр Әхәт улы. — Сугыш — дөньядагы иң куркыныч афәт. Ул кешенең рухи һәм физик халәтенә дә тискәре йогынты ясарга сәләтле. Кешеләрнең бер-берсен юк итүен күрү психикага бик авыр тәэсир итә. Бу күңелгә гомерлек эзен сала. Сугышта булып кайткач кына, тыныч тормышның матурлыгын аңлый башлыйсың. Аяз күк йөзенә сокланып, гомереңнең һәр минутын файдалы үткәрергә тырышасың. Гаиләң, туганна- рыңның никадәр якын, кирәкле булуын төшенәсең. Яшьләргә әйтәсе килгәнем — тыныч тормышның кадерен белегез, илебез иминлеген якларга-сакларга һәрчак әзер булыгыз!
«Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Башкортстан берлеге» төбәк оешмасы рәисе Тимерҗан Рәҗәпов 1986 елда хәрби комиссариат тарафыннан Сибайдагы ДОСААФ автомәктәбенә хәрби водительләр курсларына җибәрелә. Шул ук елда армиягә чакырыла. Новочеркасскта хәрби укулар уза. 10 майда егетләрне «Урал» машиналарында аэродромга алып китәләр. Ә аннан инде — Әфганстанга...
9нчы рота составында хезмәт иткәндә Тимерҗан Рәҗәпов «Сугышчан батырлык өчен» медаленә лаек була. Моннан тыш, «Хәрби бердәмлек», «Хезмәттәге уңышлар өчен», «Гаскәри батырлык», «Төньяк Кавказдагы хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән билгеләнә. Озак еллар эчке эшләр органнарында эшли, 2011 елда милиция капитаны дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга.
«Ветераннар советы рәисләрен бердәм булырга чакырам, — диде мөрәҗәгатендә Тимерҗан Рәҗәп улы. — Бергәләп эшләсәк, без республика өчен бик күп файдалы гамәлләр башкара алачакбыз. Бердәмлектә безнең көчебез! Әфган вакыйгаларына да 30 ел тулды. Бу вакыт эчендә илебез күп үзгәрешләр кичерде. Яугир-интернационалистлар сугыштан кайткач, бөтенләй икенче мохиткә эләкте. Кызганыч, кайберәүләр бу яңа дөньяда үз урынын табалмыйча, югалып калды. Ә инде көчле рухлылар бирешмәскә тырышты, төрле өлкәләрдә лаеклы хезмәт итте. Бүген аларны хәрби үткәннәре, кадерле истәлекләре берләштерә. Ветеран-яугирләр бу истәлекләрне яшь буынга да тапшыра, ерак еллар артында калган сугыш кайтавазын онытмаска өнди. Хезмәттәшләргә шуны әйтәсем килә: яшик, дуслар, тормышта авырлыклар булса да, моңсу хатирәләр сагышландырса да, яшик, бу — үзебез өчен дә, якыннарыбыз өчен дә кирәк!»

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: