Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 февраль 2019, 12:36

Үткәннәргә — йомгак, киләчәккә — бурычлар

5 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Башкортстанның Сәүдә сәнәгать палатасы берләшмәсе әгъзаларының җыелышы узды. Анда палатаның эшчәнлегенә йомгаклау ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде һәм республика конференциясенә делегатлар сайланды.

5 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Башкортстанның Сәүдә сәнәгать палатасы берләшмәсе әгъзаларының җыелышы узды. Анда палатаның эшчәнлегенә йомгаклау ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде һәм республика конференциясенә делегатлар сайланды.
Утырышта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Литов, БР Сәүдә сәнәгать палатасы вице-президенты Вера Алябьева, берләшмә рәисе Раил Фәхретдинов, биләмә бүлеге җитәкчесе Анна Максимихина һәм берләшмәнең Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй шәһәрләре әгъзалары катнашты.
Җыелучыларны хакимият вәкиле сәламләгәннән соң сүз Вера Федоровнага бирелде. Ул палатаның соңгы ике еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Сәүдә сәнәгать палатасы эшкуарлык һәм власть арасында мөһим буын, бизнес берләшмә алдында торган бурычларны чишәргә булышлык итүче тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булуы билгеләнде. Әйткәндәй, БР Сәүдә сәнәгать палатасының төбәк бүлекчәләренең берсе Октябрьскийда урнашкан.
Берләшмә рәисе Раил Камил улы Сәүдә сәнәгать палатасы оешмасы берничә гасырлык тарихы булган, бөтен дөньяда танылу алган оешма булуын белдерде. Мәсәлән, Европа илләрендә эшкуарлык белән шөгыль- ләнергә җыенучыларга аның составына керү мотлак һәм бу күп өстенлекләр бирә.
Бүгенге көндә берләшмәдә 1076 оешма-предприятие теркәлгән. Җыелышта ул тагын ике әгъза белән тулыланды. Раил Фәхретдинов «Металл- стройсервис», «Проптимакс» җәмгыятьләре җитәкчеләренә әгъзалык билетлары, махсус календарьләр тапшырды.
Арытаба билгеләнгән көн тәртибе буенча 6 мартта Уфада үтәчәк БР Сәүдә сәнәгать палатасы берләшмәсенең чираттан тыш конференциясенә делегатлар сайлау оештырылды. Октябрьский, Бәләбәй, Туймазы шәһәрлә- реннән җиде кандидатура тәкъдим ителде. Җыелышта катнашучылар гомуми тавыш бирү барышында аларны хуплап кул күтәрде. Әйткәндәй, әлегә бу исемлек ахыргысы түгел, аңардан тыш конференциядә катнашырга теләгән берләшмә әгъзалары делегат буларак үз кандидатураларын кертергә мөмкин. Соңгы исемлек конференция башлануга ике атна кала төзеләчәк. Конференциядә барлыгы 54 делегат катнашып, киләчәк 5 елга палатаның язмышын билгеләячәк, шул исәптән оешманың президентын да сайлаячак.
Ахырда җыелышта катнашкан банклар вәкилләре эшкуарларга финанс ярдәм чаралары турында чыгыш ясады.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: