Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 февраль 2019, 12:34

Төп максат — тотрыклы үсеш

Бизнес-инкубаторда Октябрьскийда кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булышлык итү буенча Советның киңәйтелгән утырышы кысаларында «2018 елда кулланучылар базары үсеше нәтиҗәләре» буенча киңәшмә оештырылды.

Бизнес-инкубаторда Октябрьскийда кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булышлык итү буенча Советның киңәйтелгән утырышы кысаларында «2018 елда кулланучылар базары үсеше нәтиҗәләре» буенча киңәшмә оештырылды.
Хакимият башлыгы Алексей Шмелев киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, шәһәрнең социаль-икъти- садый күрсәткечләренең тотрыклылыгын тәэмин итүдәге әһәмиятле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Узган елда кулланучылар базары үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга йөкләмәләр турында икътисадый үсеш һәм сәнәгать буенча хакимият башлыгы урынбасары С. Литов сөйләде. Сергей Васильевич билгеләвенчә, хисап чорында кулланучылар базары икътисадның барлык өлкәләре белән бәйләнештә үсешкән һәм халыкны тиешле күләмдәге тауарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин иткән.
Шәһәребездә кулланучылар базары төрле форматтагы предприятиеләрдән оешкан: кибет-сәүдә үзәк- ләре, автомобиль салоннары, җәмәгать туклануы оешмалары, базар һәм башкалар.
Октябрьскийның кәсепчелек вәкилләре белән очрашуда сәүдә һәм эшкуарларның хокукларын яклау буенча Башкортстанның Дәүләт комитеты рәисе урынбасары И. Бикбулатов катнашты. Илһам Закир улы алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге законнар турында мәгълүмат бирде. Октябрьский эчке эшләр бүлегенең оператив-эзләү эшчәнлек буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Сергей Никифоров әлеге мәсьәлә буенча чыгышны дәвам итеп, исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнеше очракларын ачыклау, аларны искәртү буенча чаралар белән таныштырды.
Бүгенге көндә кулланучылар базарында эшләүчеләрне борчыган мәсьәләләр хакында «Эшкуарлар союзы» рәисе, Октябрьскийда кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булыш- лык итү буенча Совет әгъзасы Владислав Кәримов бәян итте.
Көнүзәк сорауларның берсе булган «Сәүдә объектларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү» темасын РФ гадәттән тыш министрлыгының БР буенча күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе Туймазы районара бүлегенең өлкән инспекторы Дамир Хаҗиев яктыртты.
«Экология Т» җәмгыяте директоры И. Шакировның чыгышы җанлы әңгәмә сәбәпчесе булды. Ул каты көнкүреш калдыкларын утилләштерүдәге яңарышларга бәйле иде. Илнур Зәмил улы килешүләр төзүнең, бу өлкәдәге закон таләпләрен үтәү мөһимлеген ассызыклады. Искәрмә: эшкуарлар өчен түләүләр күләме узган елдагы дәрәҗәдә саклана.
Киңәшмә барышында шулай ук шәһәрне төзекләндерү, төрле тармаклардагы мәсьәләләрне чишү юнәлешләре тикшерелде. Иң азактан төбәк үсешенә зур өлеш керткән эшкуарларны бүләкләү тантанасы оештырылды.
«Октябрьский — чәчәкләр шәһәре 2018» бәйгесе нәтиҗәләре буенча «Отдых» кафесы, «Саниев кондитер йорты», «Йорт һәм бакча» кибете (шәхси эшкуар А. А. Биктимерова), «Алма» кибете, «Глория» Арт-салонының «Чәчәкләр» кибете бүләкләнде.
«Яңа-2019 ел бәйрәменә сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт һәм элемтә предприятиеләре объектларын һәм биләмәләрен бизәү» буенча конкурс дипломнары белән билгеләнүчеләр: «Парадиз» рестораны — «Иң яхшы сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсе предприятиесе» төркемендә беренче урын; шул ук төркемдә икенче урынны «Плаза» сәүдә-күңел ачу үзәге яулады.
Яңа ел шәһәрчеге төзелешендә һәм бәйрәмгә әзерлек чараларында актив катнашкан өчен «Нарыш» сәүдә комплексына, «Дуэт» компанияләр төркеменә, «Октябрьский шәһәр базары»на Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: