Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 февраль 2019, 12:41

Халыкка эш булсын

Атна ахырында хакимиятнең киңәшмәләр залында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Атна ахырында хакимиятнең киңәшмәләр залында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Аның эшендә Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р. Мәрданшин, хакимият башлыгы урынбасарлары, шәһәр округының урта һәм зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты, киңәшмәне хакимият башлыгы А. Шмелев алып барды.
Шәһәр биләмәсендә барлыгы 19 сәнәгать предприятиесе эшли икән. Хакимият башлыгы урынбасары С. Литов чыгышында белдерүенчә, 2018 елда төяп озатылган продукция күләме кимегән, зыянга эшләүче предприятиеләр саны арткан. Элеккеге «Блокжилкомплект», «Роснефтемаш», «Автоприбор», «Кожевенный» заводларының файдаланылмаган мәйданнарын эшкә кушу, арендага бирү уңаеннан актив эш алып барыла. 14 предприятие табышлы эшләгән, алар тарафыннан 11 айда 1,2 млрд. сумлык табыш алынган. Гадәттәгечә «Альтернатива», «Пакер», «Ойл-сервис», «Петротул», «Евротекс», «Туймазынефть» идарәсе 2018 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган.
Сәнәгать үсешендә төп юнәлешләрнең берсе булып, Русия Президенты В. Путинның май указла- рында билгеләнгән — эшнең нәтиҗәлелеген арттыру тора.
Сәнәгать предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 2018 елның 11 аенда 8,7 процентка арткан һәм 34,9 мең сум тәшил иткән.
Шәһәр икътисадына кертелгән инвестицияләр күләме 1,4 процентка арткан һәм барлыгы 1,5 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать предприятиеләре арасында инвестицияләү буенча алдынгы сафта элекке еллардагы кебек үк «Альтернатива» — 430 млн., «Ойл-сервис» — 399 млн., «Пакер» — 100 млн., «ОЗНА» — 167,5 млн. «Альтернатива» белән «Евротекс» элекке «Автоприбор» заводының сәнәгать мәйданнарын сатып алып бетергән диярлек. «Кожевенный» заводыныкын «Буртехразвитие» предприятиесе сатып алган, «Блокжил- комплект»ның 35 мең кв. метры да яңа милекчегә тапшырылган. Бушаган мәйданнарга яңа предприятиеләр килеп эшләр оештырылса, шәһәр икътисадына да, халыкка да файда булыр иде. Күпме кеше эш табалмый интегә, ә күпме сәнәгать биналары буш тора бүгенге көндә!
Чыгышын тәмамлап, Сергей Васильевич шуны ассызыклады: сәнәгать предприятиеләренең нәтиҗә- ле эшчәнлеге безнең шәһәр округына табыш кына китерә, чөнки шәһәрдәге күп кенә мәсьәләләр шуның исәбенә хәл ителә.
Якташыбыз, депутат Р. Мәрданшин үз чиратында предприятие җитәкчеләрен Русия Президентының май указларын үтәү кысаларында илебездә гамәлгә ашырылачак федераль программалар белән таныштырды. Шул уңайдан безнең республикада эшли башлаячак программалар турында да. Рафаэль Мирхәтим улы 12 милли проектның берсе — «Русия Федера- циясендә транспорт системасы үсеше» исемлесенең эшче төркеменә җитәкчелек итә. Бу аталган проектка ярашлы М5 һәм М7 юлларын тулынсынча үзгәртеп төзү күздә тотыла, моның өчен 40 млрд. сум акча бүленергә тиеш. Эшләр 2019 елда башланыр дип көтелә. М5 юлының Туймазы районына кергән һәм Татарстан Республикасы чигенә кадәр өлеше эшләр планына кертелгән. Моннан тыш шәһәр юллары да төзекләндереләчәк. Булган предприятиеләребез эшләсен, яңалары оешсын, халыкка эш булсын, дип телик. Халык эш белән мәшгуль булса икътисадыбыз да тотрыкланыр, социаль мәсьәләләр дә чишелер, тормыштагы күңелсез вакыйгаларга да урын калмас.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА.


Читайте нас: