Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2019, 14:12

Кайсы подъездлар ремонтланачак?

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъезларын ремонтлауга 6 миллиард сум бүленә.

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъезларын ремонтлауга 6 миллиард сум бүленә.
Башкортстан муниципалитетлары сайтларында 2024 елга кадәр подъездларын ремонтлау каралган күп фатирлы йортларның исемлеге бар. 2019-2024 елларда барысы 26 мең подъездны төзекләндерү күзаллана. Шуның 4 меңе – агымдагы елда. Программаны тормышка ашыру чорына финанслау 6 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Шушы сумманың 1 миллиард сумга якыны 2019 елда подъезларны ремонтлауга юнәлтелә.
20 февральгә кадәр фатир милекчеләренең гомум җыелышлары була. Анда башкарылырга тиешле эшләр исемлеге, шулай ук күршеләр арасыннан эшләрне күзәтүдә тоту һәм кабул итү өчен җаваплы кеше билгеләнергә тиеш.
Күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлауны 1 ноябрьгә тәмамлау күзаллана.



Искәрмә: 2019 елда Октябрьскийда подъездлары ремонтланачак күп фатирлы йортлар исемлеге: Ак. Королев урамы, 5; Свердлов ур., 81; 34нче микр., 5; 21нче микр., 12; 21нче микр., 4/5; 25нче микр., 14б; Ак. Королев ур., 9а; Садовое кольцо ур., 12; Садовое кольцо ур., 14; Садовое кольцо ур., 14а; 35нче микр.,40; Новоселов ур., 18; Ленин проспекты, 57; Горький ур., 4; Садовое кольцо ур., 13; Свердлов ур., 12; Свердлов ур., 20; Свердлов ур., 37; Ак. Королев ур., 15; Комсомол ур., 20; Ленин проспекты, 3; Островский ур., 70; Калинин ур., 6; Садовое кольцо ур., 25; Кувыкин ур., 17; Кувыкин ур., 21; Островский ур., 56; Островский ур., 50; Лермонтов ур., 4; Свердлов ур., 69; Свердлов ур., 14; 34нче микр., 12/2; 34нче микр., 3; 34нче микр., 2; 35нче микр., 16; Чапаев ур., 13; Свердлов ур., 40; Садовое кольцо ур., 16


Резервтагы исемлек: Первомайская ур., 7А; 34нче микр., 6; Садовое кольцо ур., 36; Комсомол ур., 19а; Свердлов ур., 39; Губкин ур., 18; Садовое кольцо ур., 58; Садовое кольцо ур., 63; Островский ур., 52.

Автор фото Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: