Туган як
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2019, 15:35

Хакимияттә — шартлаткыч?!

Октябрьскийда гадәттән тыш хәл — 31 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә хокук саклау органнары тарафыннан шәһәр хакимияте бинасына керү тыелды, ә хезмәткәрләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде.

Русия шәһәрләрендәге дәүләт учреждениеләренә «шартлаткыч салынуы» турындагы ялган хәбәрләр дулкыны шәһәребезгә дә килеп җитте бит, җәмәгать!
Бүген хакимияткә һәм республиканың кайбер ведомстволарына түбәндәге эчтәлектәге «искәртү» хаты килгән:



«Хәерле көн! Хакимият биләмәсендә шартлаткыч салынган. Эвакуация үткәрелмәгән очракта корбаннар булуы мөмкин. Без сезне искәрттек. Кызганычка каршы, барысын да искәртә алмадык. Шуңа күрә бөтен дәүләт учреждениеләрен тикшерегез. Гаепсез кешеләрнең зарар күрүенә юл куелмасын!».
Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре турында киләсе хәбәрләрдә укырсыз.
Читайте нас: