Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 гыйнвар 2019, 18:33

«Утлы булдык!»

25нче төбәктәге 7нче йортта яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр килеп иреште. Алар торган күп фатирлы йорт ишегалдында ниһаять яктырту җайланмалары куелган икән. Йортка нигез салынганга төп-төгәл 39 ел үткәннән соң!

25нче төбәктәге 7нче йортта яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр килеп иреште. Алар торган күп фатирлы йорт ишегалдында ниһаять яктырту җайланмалары куелган икән. Йортка нигез салынганга төп-төгәл 39 ел үткәннән соң!
Шунысы кызык, бу мәсьәләнең хәл ителүе икенче бер проблемадан башланып киткән. Йорттагы электр тәэминаты системасы бик искергән булу сәбәпле, электр калканчыкларында вакыты-вакыты белән ялкын очкыннары күренгәләгән. Бу үз чиратында үткәргечләргә теләсә кайсы мизгелдә ялкын кабыну хәвефе тудырган. Моннан тыш, әлеге җитешсезлек нәтиҗәсендә йортта даими рәвештә электр энергиясе тәэминаты өзелгән.
Авария хезмәтендә мәсьәләне чишүнең ике юлы тәкъдим ителгән: электр системасын тулысынча алыштыру яки йортның капиталь ремонтлануына кадәр (план буенча — 5-6 елдан) вакытлыча чаралар күрү. Бүгенге көндә йорттагы электрны алыштыру өчен җитәрлек матди нигезлек булмагач, икенче вариантны сайлаганнар. Бу карарны «Жилуправление» предприятиесе электриклары да хуплаган. Алар булышлыгында азрак чыгымнар таләп итүче, шул ук вакытта иң мөһим төзекләндерү чаралары файдаланылган.
Инициатив төркем тарафыннан электр тәэминаты мәсьәләсе белән берлектә йорттагы башка проблемалар да тикшерелгән. Һәм биредә яшәүче пенсионерларның инде 2014 елдан ук ишегалдындагы урамны яктыртуны сорап, мөрәҗәгать юллаулары ачыкланган. Биредә кич һәм төннәрен бик караңгы булуы нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр дә булган, өстәмә дәресләрдән соң мәктәптән кайтучы балалар өчен дә хәвефле ул.
7нче йорттагылар әлеге хәл буенча «РосЖКХ» сайтына язган, социаль челтәрләрдә язмалар калдырган. Һәм аларның мөрәҗәгатен ишеткәннәр! Бирегә комиссия килеп, ике ай эчендә электр тәэминаты һәм урамны яктырту мәсьәләләре хәл ителгән. Хәзер йортта ялкын очкыннары да «җемелдәми», ә ишегалдын 4 баганадан төшкән ут яктырта!

Читайте нас: