Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 гыйнвар 2019, 18:42

Фикерем бар

Яңа еллар бездә «бүләк»ләрсез узмый икән.

Яңа еллар бездә «бүләк»ләрсез узмый икән.
Сынаулар инде 2018 елда башланып киткән иде. «Оптимизация» дигәне, ягъни экономия гамәлләре гәзитебез типография бинасына күчкәч тә тынмады. Моңа кадәр төсле форматта чыга торган «Туган як» гәзите 2019 ел башыннан совет чорындагы сыман аклы-каралы төстә басыла башлады. Бу, әлбәттә, татар телендәге басманы укучылар арасында гаҗәпләнү, алай гына да түгел, зур борчылу тудырды. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен редакциягә шалтыратулар ешайды. Яңа елның беренче (һичшиксез, соңгысы да түгел!) «бүләге» шул булды. Алда тагын нинди «эксперимент»лар көтәдер «Туган як»ны, билгесез...
Барлык өлкәләргә кагыла торган хакларның артуын гади халык бүген тулысы белән үз җилкәсендә татый. Торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә, газга, электр энергиясенә, ягулыкка һәм башка төр хезмәтләргә бәяләр сизелерлек күтәрелде. Соңгы вакытта илебездә математиканың «кушу» алымнары бик еш кулланыла. Әлбәттә, бу гәзитебезне дә читләтеп үтмәс. Аңа да хакның артуы мөмкин. Бу үз чиратында укучыларга билләрен тагы да кысыбрак бәйләргә туры килә дигән сүз. Моны без ел башында ук сиздек. Гади халыкка Аллаһыбыз зур сабырлыклар һәм сәламәтлек бирсен дип телисе кала.
Ил-көнебез имин булса, барлык авырлыкларны бергә-бергә ерып чыгарбыз дип өметләнәбез. Иң мөһиме, бердәм булыйк, «Туган як»ка язылыйк, яраткан гәзитебездән аерылмыйк, аның ышанычлы дуслары булып калыйк!


М. ЗАРИПОВ.
Читайте нас: