Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 гыйнвар 2019, 18:57

Тагын чүплек турында...

«Туган як» редакциясенә гәзит укучыбыз — Төрекмән авылында яшәүче Мирхәтим Мәрданшиннан мөрәҗәгать килде. Мирхәтим Хәбиб улы түбәндәгеләрне сөйләде:

«Туган як» редакциясенә гәзит укучыбыз — Төрекмән авылында яшәүче Мирхәтим Мәрданшиннан мөрәҗәгать килде. Мирхәтим Хәбиб улы түбәндәгеләрне сөйләде:
«Хөрмәтле «Туган як» гәзите хезмәткәрләре! Шәһәребездә көнкүреш калдыкларын җыючы оешмага кагылышлы соравыбыз туды. Бүгенге көндә безне «Экология Т» җәмгыяте хезмәтләндерә дип беләбез. Әмма бу оешма белән килешү төзелмәде, аның кайда урнашканлыгы, йөкләмәләре турында да хәбәрдар түгелбез. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертергә иде».
Әлеге сорау буенча «СпецЭкоТранс» директоры Радик Шәйхлисламовка мөрәҗәгать иттек һәм аңардан рәсми җавап алдык:
«2019 елның 1 гыйнварыннан илебез каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Бу эш калдыклар белән заманча, экологик яктан хәвефсез эш итү системасын төзүгә, законсыз чүплекләрне юкка чыгаруга һәм яңаларын булдыруга каршы көрәшүгә, шулай ук, чүп-чарны аеру һәм эшкәртү буенча үсешкән инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.
Хәзер чүп-чарны җыю, чыгару, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык, билгеләнгән тарифларга ярашлы, бу хезмәтләр өчен акча түләячәк. Октябрьский операторы — чикләнгән җаваплылыктагы «Экология-Т» җәмгыяте (адресы: Северная, 36; тел. 5-25-76).
Яңа канунга ярашлы, көнкүреш калдыклары белән эш итүгә язма рәвештәге килешү төзү мәҗбүри түгел. Шәхси секторда хезмәтләр өчен түләү хаклары «ЭСКБ» җәмгыяте (электроэнергия) квитанциясендә күрсәтеләчәк. Чүп-чар чыгарган өчен айлык бәя җан башына 70 сум тәшкил итә.
Чүп-чар җыюның һәм чыгаруның яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча төбәк операторларының һәм 8 (347) 218-03-90 телефоны буенча республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының «кайнар элетмәсе»нә дә шалтыратырга мөмкин».

Читайте нас: