Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 гыйнвар 2019, 18:59

«Изге эштән күңел шатлана»

Безнең бүгенге тотрыксыз һәм дә кырыс заманда кайбер кешеләрнең эш-гамәлләре, сүзләре ихлас соклану тудыра, моның белән андый кеше башкаларны да яхшырак булырга, изгелек эшләргә илһамландыра.

Безнең бүгенге тотрыксыз һәм дә кырыс заманда кайбер кешеләрнең эш-гамәлләре, сүзләре ихлас соклану тудыра, моның белән андый кеше башкаларны да яхшырак булырга, изгелек эшләргә илһамландыра.
Көн саен төрле тарафлардан безгә күңелсез яңалыклар явып тора — кайдадыр атканнар, үтергәннәр, янганнар, табигать бәла-казасы, җинаять кылынган, терактлар... Шундый авыр йөк булып сарыла алар күңелгә. 2019 елны башлап, без, редакция коллективы белән, тормышта игелек кылган, яхшы сүзе белән җаннарны эреткән, үзенең мөнәсәбәте белән башкаларга үрнәк булырдай кешеләрне эзләп табарга булдык. Шушы усаллык, тупаслык, явызлык арасында олы йөрәкле, риясыз хезмәт итүче, башкалар бәласенә битараф булмаганнар тормышны бераз булса да яхшыга үзгәртә бит. Аларны халык белергә тиеш дип уйлыйбыз. Гәзит битләрендә шундый кешеләр турындагы мәкаләләребезне укыганнан соң, Чын кешеләр бар икән әле, барысы да ул кадәр үк начар түгел икән, дигән уй-фикерләр тусын халыкта. Үзегез очраган вакыйгалар, изгелек эшләгән, җылы сүз белән күңелләрне җылыткан кешеләр турында языгыз, шалтыратыгыз безгә.
Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә барыбер Кеше булып калырга кирәк, шулай бит! Кылган изгелек үзеңә йөзләтә кайта ул, моны да онытмыйк. Әйдәгез бер-беребезгә ягымлы, игелекле булыйк! Сез килешәсезме? Яхшылык җирдә ятмас, дигән борынгылар да. Ягез, киттек!


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Читайте нас: