Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 гыйнвар 2019, 18:45

Гаилә белән — әкияттә кунакта!

Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2019 ел илебездә Театр елы дип игълан ителде. Ул театр сәнгатен тагы да үстерү, аңа тамашачы игътибарын җәлеп итү максатын күз уңында тота.

Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2019 ел илебездә Театр елы дип игълан ителде. Ул театр сәнгатен тагы да үстерү, аңа тамашачы игътибарын җәлеп итү максатын күз уңында тота.
Шәһәребездә дә Театр елы кысаларында күп сандагы мәдәни чаралар тормышка ашырылачак. Узган шимбәдә Милли мәдәниятләр үзәгендә оештырылган «Гаилә белән ял» көне — шундыйларның берсе. «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара шәһәрдәшләрне театр мохите белән якыннанрак таныштыру; тирә-юньдәге камиллек үрнәкләренә сакчыл караш тәрбияләү; иҗади сәләтне ачу һәм үстерүгә багышланды. Аның төп максаты — гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә институтының җәмгыятьтәге әһәмиятен үстерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту һәм, әлбәттә, өлкәннәргә дә, балаларга да яхшы кәеф бүләк итү иде.
Бу көнне оештыручылар тарафыннан мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Анда һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты. Берәүләр кәгазьдән театр битлекләре ясады, аквагрим эшләтте, икенчеләр сәхнәдә үз-үзеңне тоту, актерлык сәләте буенча осталык дәресләре алды, өченчеләр үзаллы рәвештә курчак театры оештырып, тамаша күрсәтте. Шулай ук кунакларга «Баланы тәрбияләүдә әкиятләрнең әһәмияте» темасы буенча психолог белешмәсе алу, «Очрашу урыны» исемендәге гаилә клублары презентациясе белән танышу мөмкин булды.
Яшь техниклар станциясенең «Капитошка» курчак театры артистлары белән әңгәмәләшеп алдык. Гүзәлия театр бүлегенә ярты ел элек йөри башлаган, ә дусты Милана биредә инде икенче ел шөгыльләнә. 13нче мәктәптә укучы кызлар чын артистлар булып беткән дияргә мөмкин, сәнгать, мәдәният дөньясы турында күп нәрсә беләләр.
— Быел Театр елы булгач, «Капитошка» артистларына эш тагы да күбәячәк. Яңадан-яңа әсәрләр әзерләячәкбез, — ди яшь артистлар. — Гомумән, безгә килгән малайлар-кызлар бер дә күңелсезләнеп утырмый, вакытын бик күңелле һәм файдалы үткәрә. Театрга яңа гына йөри башлаучыларга сәнгать өлкәсен танып-белергә, осталыкларын үстерергә булышабыз. Аларга курчакларны ничек тотарга, йөртергә икәнен күрсәтәбез. Бүгенге чарага килгәндә, «Петрушка һәм убырлы карчык» исемендәге тамаша әзерләдек. Карамыйча калмагыз, бик күңелле булачак!
... «Гаилә белән ял» көннәре олыларны һәм балаларны ел дәвамында куандырыр дип өметләнәбез. Мондый чаралар гаиләләрне тагы да ныграк татулаштыру өчен дә, иҗади мөмкинлекләрне сынап карау өчен дә бик уңайлы.
Искәрмә: «Гаилә» көнбатыш районара үзәге «Әкияттә кунакта» чарасын әзерләү һәм үткәрүдә булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.


Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Читайте нас: