Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 гыйнвар 2019, 19:11

Ниһаять, «боз» кузгалды!

2019 елда Башкортстан Республикасы оештыры- луының 100 еллыгы билгеләнәчәк. Юбилейга әзерлек кысаларында, төбәктә 100дән ашу объект төзелеше (ремонты) планлаштырыла. Фаразлау буенча, бу эш һәр муниципалитетта башкарылачак.

2019 елда Башкортстан Республикасы оештыры- луының 100 еллыгы билгеләнәчәк. Юбилейга әзерлек кысаларында, төбәктә 100дән ашу объект төзелеше (ремонты) планлаштырыла. Фаразлау буенча, бу эш һәр муниципалитетта башкарылачак.
Республиканың 100 еллыгына төзекләндерелүче объектлар исемлегенә Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенең хирургия комплексы да кергән. 1951 елда төзелгән бинада бүгенге көндә ремонт эшләренең икенче чираты бара. Генераль подрядчы — «Капитал Строй» җәмгыяте (Уфа). Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, яңартылган бина заманча таләпләргә тулысынча җавап бирәчәк, әмма аның кабатланмас архитектура үзенчәлекләре сакланачак.
Ремонт барышын үз күзләребез белән күрү максатында хирургия бинасына юл алдык. Биредә эшләрнең тулы куәтенә барган вакыты иде. Прораб Дмитрий Табарчук бригадаларның эше белән таныштырып, проект хакында мәгълүмат бирде.
— Төзекләндерүне 2020 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла. Әлеге вакытта 1нче катта ремонт-демонтаж эшләре башка- рыла. 1 һәм 2нче катлар арасындагы түшәмә, бүлмә такталары сүтелә, бинаның нигезе ныгытыла. Бу гамәлләрне ике бригада эшчеләре үти. Соңыннан бизәкләү осталары, электриклар эшкә тотыначак.
«Капитал Строй» җәмгыяте җитәкчелеге сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыруга гомум алганда 200 млн сум акча бүленгән. Монда барлык ремонт эшләре, шулай ук җиһазландыру чаралары хакы кергән. Декабрьдән бүгенгәчә бу сумманың 12,5 млн үзләштерелгән.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: