Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 гыйнвар 2019, 19:19

Пенсия түләү ник тоткарланды?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләренә сораулар килеп кенә тора.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләренә сораулар килеп кенә тора.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәһәрдәшләребез дә бар. Наталья Санникова инвалид балаларның пенсиясе тоткарлануы турында яза:
«Кайда язарга да белмим. Октябрьский шәһәрендә менә инде алтынчы көн инвалид балаларның пенсиясе килми. Чыннан да ниндидер җитди өзеклек булуы ихтимал, ә, бәлки, юктыр да. Болай да һәр тиен исәптә тора, акча килүен һәрвакыт өметләнеп көтеп алабыз. Аеруча бәйрәмнәрдән соң, аңлыйсыздыр инде, ихтыяҗ зур. Һәрвакыт сорауларыма игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәт».
Халыкны социаль яклау республика үзәгенең Туймазы шәһәре һәм районы буенча филиалы бу хәлне федераль үзәктән акча күчерүдәге тоткарлыкларга бәйле булуын аңлатты. Бүгенге көндә республикага акча күчерелгән, шушы арада пенсияләр түләнәчәк.

Читайте нас: