Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 14:10

Ярты гасыр тәрбия һәм аң-белем тарату эшендә

Шәһәребезнең иң мәртәбәле уку йортларының берсе булган Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы (ОКСК) 2018 елда 50 еллык күркәм юбилеен билгеләде.

Шәһәребезнең иң мәртәбәле уку йортларының берсе булган Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы (ОКСК) 2018 елда 50 еллык күркәм юбилеен билгеләде.
Ярты гасыр дәвамында Башкортстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагына белгечләр әзерләүче учреждениегә 1968 елда нигез салынган. Уку йортын тәмамлаган 16 меңнән ашу техник-төзүчеләр, газчылар, электрик һәм сантехниклар, бухгалтер-юристлар, механиклар илебез биләмәсендә генә түгел, чит төбәкләрдә дә хезмәт куя. Колледжда сыйфатлы белем һәм тәрбия алу, иҗади үсешкә ирешү өчен бар шартлар да булдырылган. ОКСК студентлары республика һәм шәһәр күләмендәге мәгариф, спорт, мәдәни олимпиада-бәйгеләрдә, фәнни конференцияләрдә һәрвакыт үзләрен лаек күрсәтә. Һөнәри белем бирү сыйфатлылыгын «Яшь профессионаллар» хәрәкәтендәге югары нәтиҗәләр дә дәлилли. Колледжны тәмамлаучыларның республика һәм илнең башка төбәкләрендә урнашкан эре предприятиеләрдә җитәкчеләр, белгечләр сыйфатында уңышлы хезмәт куюын билгелисе килә. Әйткәндәй, алар арасында «Бердәм Русия» партиясе сәркатибләре дә бар, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин да коммуналь-төзелеш техникумында белем алган.
Уку йорты казанышларының нигезен югары квалификацияле укытучыларның һәм колледж җитәкчелегенең көндәлек даими хезмәте тәшкил итә. Алар һәрчак эзләнүдә, яңарыш юлында. Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы «Русиянең иң яхшы колледжлары» милли конкурсының лауреатлары исемлегенә кергән, ә директоры Рифмир Рәхмәтулла улы Мәрдамшин «Русиянең урта һөнәри белем бирү лидеры» мактау билгесенә лаек.
2002 елдан учреждение эшчәнлегенең төп юнәлеше — укыту-методик эшне уку-укыту буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова җитәкли. Бүген колледжда «Русия халкына — арзанлы һәм уңайлы торак» өстенлекле милли проектына югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә инновация технологияләрен куллану» инновацион белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе өчен белгечләр әзерләү сыйфатын үстерүне күзаллый. 2013 елда ОКСК инновацион белем бирү программаларын кертү буенча республика конкурсында җиңү яулап, Башкортстан Хөкү- мәтенең дәүләт ярдәмен — 11 млн сумлык грант ала.
Методист Сания Газиева җитәкчелегендә һәр педагогның эшен күз уңында тотучы мәгълүматлар базасы оештырылган. Ел саен «Иң яхшы мөдир», «Иң яхшы укытучы», «Иң яхшы класс җитәкчесе» төркемнәре буенча нәтиҗәләр ясала.
Студентларның ватанпәрвәрлек тәрбиясе, аларның рухи-әхлакый яктан үсеше өчен тәрбия эше буенча директор урынбасары Ольга Шалганова җавап бирә. Ольга Леонидовна фикеренчә, класс җитәкчеләренең эше студентларның укуын, дәресләргә йөрүен күзәтүдә генә түгел, ә бәлки егет-кызларның мавыгуларын, аларның борчу-шатлыкларын уртаклашуда, яшьләрне тыңлый һәм ярдәм-киңәш бирә белүдә дә.
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү өстендә күп еллар буе яугир-интернационалист, педагог Илнур Халяпов эшләде. Ул егетләрне Русия кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләүче, аларга Ватан һәм ил каршындагы изге бурычны үтәү мөһимлеген төшендерүче дә булды. Бүген инде хөрмәтле педагог колледжда эшләмәсә дә, яшь белгеч Рөстәм Әбделкаюмов белән тәҗрибә бүлешүен дәвам итә.
Тулай торак тормышын ямьләндерү, яшьләр арасында дус-тату мөгаләмә урнаштыру, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру өстендә тәрбиячеләр — Гөлсинә Ногманова һәм Гөлсирә Ахунова эшли.
Колледжда белем алучылар шәһәр, республика, халыкара дәрәҗәдә оештырылучы төрле чараларда актив катнаша. Бу юнәлештә алар белән педагог-оештыручы Ренат Халяпов эшли. Ренат Илдар улы инде 5 ел буе «ОКСК активы» исемле иҗат коллективын җитәкли. Коллектив әгъзалары «Студентлар очрашуы», «Колледж мистеры һәм миссы», «Дан минуты» чараларында, конкурс-фестивальләрдә даими катнаша.
Укучыларның сәламәтлеген, физик торышын тәртиптә тоту өстендә физик тәрбия бирү җитәкчесе Зәйтүн Хәбибуллин эшли. Спорт белән шөгыльләнү өчен биредә күп сандагы түгәрәкләр, ике зур зал, тренажерлар бүлмәсе бар. Ачык спорт шәһәрчегендә волейбол, баскетбол уйнау өчен мәйданнар, гимнастика җиһазлары урнашкан. Студентлар физкуль- тура-сәламәтләндерү чараларында, спорт ярышларында актив катнаша. Бу үз нәүбәтендә аларны физик яктан гына чыныктырып калмый, ә рухи халәтләрен дә ныгыта. Егетләр-кызлар әдәп-әхлак, хезмәт сөючәнлек ише сыйфатларга ия була.
2014 елда ОКСКга 4нче һөнәри училище кушылганнан соң студентлар 7 белгечлек һәм 5 һөнәр буенча белем ала башлый, шул ук чорда уку йорты Русиянең иң яхшы 100 колледжы исемлегенә керә. Квалификацияле эшче һәм хезмәткәрләрне әзерләү бүлегендә укучылар белгеч-төзүче һөнәрен үзләштерә. Студентлар һәм педагоглар уңышлы эшчәнлек нәтиҗәләре белән әледән-әле колледж тарихын баетып тора. Мисалга, информатика укытучысы Ольга Торгашова «2018 ел укытучысы» төбәк конкурсында 1нче урын яулап, шәһәребез данын лаеклы яклады. Студентлар да остазларыннан калышмый, уңышлары белән шатландыра. Александр Ковалев — «Бизәкләү эшләре белгече» һөнәре буенча республика бәйгесендә 1нче урын; Руслан Николаев — «Эретеп ябыштыручы» белгечлеге буенча оештырылган республика һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе һ.б.
Колледжга укучылар 9нчы сыйныфны тәмамлагач кабул ителә. Аларга бер ел эчендә урта гомум белем бирү программасын үзләштерергә туры килә. Бу җиңел булмаган бурычны үтәүдә иң зур булышлыкны гомум фәннәр укытучылары: О. Л. Варфоломеева, Г. А. Сираева, С. З. Шараев, О. В. Забигуллина, О. Л. Шалганова, Э. М. Мокатдисова һ. б. күрсәтә. Ә менә техник фәннәр «дөньясына» юлны күрсәтүчелер — гомум һөнәри белем бирү педагоглары. О. Н. Лобачёв, Л. Н. Алчинова, З. М. Аганина, Р. С. Муслухова, Л. А. Топорова, Л. М. Шәйхетдинова.
Гамәлият (практика) — уку-укыту системасының мөһим өлеше. Нәкъ гамәли тәҗрибә барышында теориядә генә түгел, көндәлек хезмәттә дә үзен лаек күрсәтәчәк югары квалификацияле белгечләр әзерләнә. Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы шәһәр, республика һәм күрше төбәкләрдәге күп сандагы предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Уку практикасы өчен учреждениедә яхшы матди-техник нигезләмә булдырылган: заманча җайланмаларга көйләнгән лабораторияләр дә, гамәли тәҗрибәләр өчен остаханәләр дә. Студентларга эш гамәлләренә төшенергә остазлар: Г. И. Сафронов, Е. Л. Вдовин, В. Г. Балуев, Г. М. Насыйрова, М. Н. Хәйриев, М. А. Ворсина булышлык итә.
ОКСК җитәкчелеге уку йорты ветераннарын кайгырту турында да онытмый. Ветераннар советын беренчеләрдән булып Сания Минибаева җитәкли, соңгы елларда бу вазыйфаны Галина Воронкова үти. Бүген ветераннар оешмасында 80нән ашу кеше исәпләнә, 35 кеше әлеге вакытта хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 30, 40, 50-шәр еллык тәҗрибәгә ия хезмәтчәннәр киләчәк буынга тәрбия бирүне, укытучылар белән осталык-белем уртаклашуны дәвам итә.




Фикерләр

Әхмәт Ишмөхәмәтов, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты:
— Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжында зур һөнәри осталыкка һәм иҗади сәләткә ия бердәм коллектив эшли. Алар тарихи мирасны саклап, киләчәккә зур планнар, уй-хыяллар белән яши. ОКСКның Башкортстанның урта белем бирү йортлары исемлегендә иң югары урыннарны биләве һәм чыгарылыш белгечләренең хезмәт базарында зур ихтыяҗ тудыруы да аның уңышлы эшчәнлеген дәлилли.

Рифмир Мәрдамшин, коммуналь-төзелеш колледжы директоры:
— Хөрмәтле педагоглар, ветераннар, белгечләр һәм студентлар! Уку йортыбызның ярты гасырлык тарихына күзәтү ясап, шуны әйтә алам: шушы вакыт аралыгында без алга зур адым ясаганбыз, төрле өлкәләрдә үсешкә ирешкәнбез. Бүген инде колледжның исеме республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылу алган. Шуңа күрә без киләчәккә ышанычлы адымнар белән юлны дәвам итәчәкбез, яңадан-яңа биеклекләргә омтылачакбыз!

Лилия Шәйхетдинова, уку-укыту буенча директор урынбасары:
— 50 ел — истәлекле дата. Аның артында педагогларның фидакарь хезмәте, белгечләрнең уңышлы практик эшчәнлеге тора. Уку йорты үсешенә керткән өлешләре өчен ветераннарга, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, илгә хезмәт куючыларга зур рәхмәт! Шунысы мөһим: колледж ирешкән нәтиҗәләрдә тукталып калмый. Без яңа белгечлекләр, һөнәрләр (шул исәптән хезмәт базарында ихтыяҗ тудырган, «ТОП-50»гә кергәннәрен дә) ачуны дәвам итәбез. 2019 елда барысы 16 белгечлек буенча абитуриентлар кабул итү планлаштырыла.

Айрат Рәхимов, ветеран-укытучы, 77 яшь:
— Чиләбе политехник институтын тәмамлап, хезмәт юлымны хәрби заводта башлап җибәрдем. Армиядән соң, 1975 елда язмыш мине Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумына алып килде. Биредә техник механика укытучысы булдым. Ул чорда уку йортында 4 белгечлек ачылган иде. 1979-82нче елларда техникум юлламасы белән Венгриядә эшләп алдым. Аннан кайткач, уку-укыту бүлеге мөдире вазыйфасын үтәдем. Коллективыбыз яхшы, дус иде. Укытучылар зур теләк, тырышлык белән хезмәт куйды. Директорлар: Г. И. Фәррахов, М. М. Хәкимов, Б. З. Казакевич, Р. Р. Мәрдамшин белән бердәм булып, киңәшләшеп эшләдек. Уку йорты белән бүген дә бәйләнешне өзмим. Күркәм юбилей уңаеннан педагогларга, барлык хезмәткәрләргә тәбрикләүләремне җиткерәм.

Артур Айдаров (фотода), 4нче курс студенты:
— Коммуналь-төзелеш колледжында «Сәнәгать һәм гражданнар биналарының электр җайланмаларын монтажлау, көйләү һәм куллану» белгечлеге буенча белем алам. Төрле чараларда, конкурсларда даими катнашам. Узган елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) республика IV төбәк чемпионатында 2нче урын яуладым. Бу уңайдан педагогларга рәхмәт белдерәсем килә, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер.
Колледжны әти-әнием киңәше белән сайладым. Гомумән, мине балачактан электр җайланмалары төзелеше, аларны куллану мөмкинлекләре кызыксындырды. Бүген инде белемне тагы да арттыру форсаты бар. Бу һөнәргә ихтыяҗ зур, ул хезмәттә дә, хуҗалыкта да файдалы булачак дип уйлыйм.
Юбилей уңаеннан колледжга тырыш, максатчан студентлар, яңа казанышлар телим.

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: