Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 13:15

Яңа ел бизәкләре

Шәһәребездә ямьле Яңа ел чорында төрле конкурслар оештыру күркәм гадәткә кергән.

Шәһәребездә ямьле Яңа ел чорында төрле конкурслар оештыру күркәм гадәткә кергән.
Шундыйларның берсе сәнәгать, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, транспорт һәм элемтә предприятиеләре арасында үткәрелде.
Бәйге таләпләренә ярашлы, оешмалар урнашкан биналар һәм биләмәләрнең бәйрәмчә бизәлеше бәяләнде. Берәүләр яшел купшыкай чыршыларны чагу гирляндаларга чорнады, икенчеләр Яңа ел символларының сыннарын гәүдәләндерде, өченчеләр ишек-тәрәзәләрне, диваларны бизәкләп чыкты. 27 конкурсантның һәрберсе үзенчә тырышлык салды, җиңүгә омтылды дияргә мөмкин.
Комиссия карары буенча, 9 предприятие бүләкле урыннарга лаек табылды. Жюри әгъзалары иң тәү нәүбәттә биләмәдәге агачларның, биналарның бизәлешенә, боздан ясалган сыннарның булу-булмавына игътибар бирде.
Шулай итеп, сәнәгать предприятиеләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
«Золотой Рог» ит комбинаты — җиңүче; «Альтернатива» пластмасс эшләнмәләр заводы һәм «Пакер» фирмасы — икенче; «Уфа газпром газ бүлү» җәмгыятенең Октябрьский филиалы — өченче урын.
Бәйгедә транспорт оешмалары вәкилләре дә көч сынады. Нәтиҗәдә «Пассажир-Сервис» исемлегендәге шәхси эшкуарлар иң яхшылары булды: Хабаров С. Н. — беренче; Сәйфуллина А. М. — икенче; Батталова Л. В. өченче урын алды.
Ә инде сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында җиңүче исеменә «Парадиз» рестораны лаек табылды. «Плаза» сәүдә-күңел ачу үзәге — икенче; «Black Gold» рестораны өченче урында.
Конкурста катнашкан барлык предприятиеләр хезмәткәрләренә дә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Сезнең тырышлык белән шәһәребез Яңа ел чорында тагы да гүзәлрәк, яктырак төсләргә уралды, урам-биләмәләребездә бәйрәм рухы тантана итте. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар телибез!

Читайте нас: