Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 13:51

Һөнәр сайлау — җаваплы эш

Һөнәр сайлау — һәркемнең тормышында җаваплы, мөһим адымнарның берсе.

Һөнәр сайлау — һәркемнең тормышында җаваплы, мөһим адымнарның берсе.
Һөнәрне дөрес сайлап, эшен яратып башкарган кеше генә тормышта тиз арада үз урынын табып, бәхете була аладыр. Даими үзгәреп барган заманада һөнәр сайлау аеруча авыр. Шуны күз уңында тотып, БР вуз ректорлары советы 15 гыйнварда Октябрьский шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча күчмә чара оештырды.
Чарага шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри уку йортлары студентларыннан тыш, Бишбүләк, Ярмәкәй, Туймазы районнарыннан булачак абитуриентлар, аларның укытучылары, ата-аналары чакырылган иде. Гомумән, шушы күләмле форумда 800гә якын кеше катнашты. Аның беренче өлеше УДНТУның Октябрьский филиалында барды. Бирегә килүчеләрне волонтерлар каршы алды. Алар катнашучыларга чараның программасын аңлатып, мәйданчыкларга озатып барды. Фойеда республиканың әйдәүче югары уку йортлары: БашДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ, БДМУ, БДАУ, УДНТУ, УДАТУ, УДСИ һәркайсысы аерым күргәзмәләр, стендлар тәкъдим итте, шунда ук вузлар вәкилләре укучылар белән өндәү-мәгълүмати эшчәнлекне актив алып барды, белешмәлекләр таратты. Чарага килүчеләр һәр югары уку йорты белән якыннан танышты, укуга кабул итү шартлары, белем бирү программалары, стипендия күләме, тулай торак белән тәэмин итү һ. б. белән кызыксынып, үзләренә кирәкле мәгълүматлар алды. Моннан тыш, Көнбатыш районара халык мәшгульлеге үзәгеннән дә һөнәр сайлау буенча белешмә алырга мөмкин иде. Шулай ук бу оешма уку йортларын тәмамлаучыларны стажировкага, даими эш урынына урнаштыруда булышлык күрсәтә.
Һәр вуз үз мәйданчыгында осталык дәресләре үткәрде. Үсеш уеннары, беренчел ашыгыч ярдәм күрсәтү, криминалистика, хореография сәнгате, теплотехника нигезләре, скважиналарны капиталь ремонтлау, 3D-инжиниринг буенча дәресләрдә, тренингларда, викториналарда чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри уку йортын тәмамлаучылар үзләренең белемнәрен тикшерде, һөнәр үзенчәлекләре белән танышты.
Һөнәри ориентлашу буенча очрашу музыкаль колледжда дәвам итте. Анда чараның пленар өлеше үтте. Җыелучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. УДНТУның укыту-методик эше буенча проректоры Олег Баулин республиканың югары белем бирү системасы турында сөйләп, бездәге вузларда төбәкнең икътисад тармакларына, социаль өлкәләренә кирәкле барлык белгечлекләр туплануын белдерде. Шул рәвешле, чыгарылыш сыйныф укучыларына читкә китмичә, республикада сыйфатлы белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Арытаба югары уку йортлары вәкилләре һәрберсе үз вузының өстенлекләренә басым ясап чыгыш ясады, укучылар, ата-аналар үзләрен кызыксындыган мәсьәләләр буенча сорауларын бирде.
Шулай итеп, эшлекле форум яшьләргә бер урында республиканың әйдәүче югары уку йортлары турында тулы мәгълүмат алырга, аларның вәкилләре белән аралашырга, үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, күңеленә охшаган һөнәр сайларга мөмкинлек бирде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына файдалы, киләчәктә ихтыяҗ булган, шулай ук күңелләренә яткан һөнәр сайлауларын телибез.



Фикерләр

Л. Кулешова, УДНТУның Октябрьский филиалы директорының уку-укыту буенча урынбасары:
— Мондый чаралар республика буенча 2015 елдан даими үткәрелеп килә, аңа ректорлар советы җитәкчелек итә. Аларның максаты — чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итүдән тыш, республика вузларының мөмкинлекләрен тулырак күрсәтү. Яшьләргә читкә китмичә дә сыйфатлы белем алачакларын, арытаба Башкортстаныбыз өчен кирәкле белгечләр булып, биредә эшкә урнашу мөһимлеген аңлатабыз.

Л. Гафиятуллина, БашДУның укуга кабул итүне оештыру һәм профориентация бүлеге белгече:
— Классик вуз буларак, безнең уку йортында төрле юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнә. Әлеге чарада укучылар бигрәк тә техник юнәлешләр белән кызыксынды. Бу хезмәт базарында шушы өлкәдә белгечләр җитешмәве, бәлки, Октябрьскийның сәнәгать шәһәре булуы белән дә бәйледер. Бик күпләр булачак һөнәр мәсьәләсен әлегә хәл итмәгән, шуңа күрә очрашу алар өчен аеруча файдалы булгандыр дип ышанам.

А. Фадеева, 17нче мәктәп:
— Чара минем өчен кызыклы һәм файдалы булды. Бигрәк тә УДНТУ, БашГУ оештырган осталык дәресләре ошады. Әлегә кадәр булачак һөнәрем белән төгәл билгеләнмәсәм дә, шушы очрашудан соң нәтиҗәләр ясап, бер фикергә килермен дип уйлыйм. Аны оештыручыларга зур рәхмәт.

Сыйныфташы А. Әхмәтҗанова да әңгәмәгә кушылды:
— Минем УДНТУга биотехнология белгечлегенә укырга керәсе килә. Сайлаган һөнәрем белән бәйле имтиханнарга күптәннән әзерләнәм. Хәзер интернетта теләсә кайсы уку йорты хакында мәгълүмат булса да, үзем белем алырга хыялланган уку йорты укытучылары белән аралашканнан соң, миндә анда уку теләге тагын да артты.

А. Гәрәева, 18нче мәктәп:
— М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты үткәргән осталык дәресе миңа нык тәэсир итте. Үзем өчен укытучы һөнәрен яңадан ачтым. Бүгенге көндә шәһәрләрдә дә, авылларда да укытучылар таләп ителә, шуңа күрә эшсез калуга шигем юк. Беррәттән ике төрле белем алып булу ихтималы да ошады.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: