Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 13:19

Көрәшче егетләребез сынатмады

12 гыйнварда Уфаның 5нче интернат-мәктәбе спорт залында 18 яшькә кадәр егетләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды.

12 гыйнварда Уфаның 5нче интернат-мәктәбе спорт залында 18 яшькә кадәр егетләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды.
Ярышлар 42дән 110 килограммга кадәр 11 авырлык төркемендә үтте. Уфа, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак, Яңавыл, Белорет һәм башка районнардан килгән 100дән артык катнашучылар арасында безнең шәһәр спортчылары да бар иде.
Ярышлар барышын Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та күзәтте.
— Мин монда балаларны карарга дип килдем. Болар барысы да бик дулкынландыргыч. Балачагыңны, яшьлегеңне шунда ук искә аласың, Гомумән, спорт безнең балалар өчен бик мөһим, алар ныклы, көчле, яхшы кешеләр булсын. Ә теләсә кайсы үсмер өчен көрәш — бу дөрес спорт төре, ул чын ир-ат холкын тәрбияли, — диде ул. Радий Фәрит улы Башкортстан беренчелеге җиңүчеләрен дә бүләкләде.
Киеренке һәм кызу барган ярышларда безнең спортчылар сынатмады. Медальләр исәбе буенча октябрьскийлылар республика беренчелегендә икенче урын яулады. Безнекеләрдә 7 медаль: 1 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза.
Ярыш йомгаклары буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен Башкортстан җыелма командасы тупланачак. Ул Пермь краенда 29 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак.

Читайте нас: