Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 18:36

Хатынын, ике күршесен һәм үзен-үзе аткан

Учалы районында утлы корал белән ут ачу сәбәпле 4 кешенең гомере өзелгән.

Учалы районында утлы корал белән ут ачу сәбәпле 4 кешенең гомере өзелгән.
35 яшьлек ир-ат 13 гыйнварга каршы төндә хатыны белән низагка кергән. Хатын иреннән куркып, күршеләренә кереп качкан. Ярсыган ир, корал алып, хатыны артыннан кергән. Ул күрше ирне яралаган һәм аның хатынын атып үтергән, шулай ук икенче күршесен дә яралаган — анысы соңрак хастаханәдә үлгән. Ахырда ир хатынын һәм үзен-үзе атып, гомерләрен өзгән.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шушы хәл уңаеннан тирән борчылу белдерде һәм күпчелек җинаятьләрнең алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң кылынуын һәм бу юнәлештә эчкечелеккә каршы көрәштә комплекслы программа булырга тиешлеген ассызыклады.

Читайте нас: