Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 14:21

«Чүп» реформасына аяк бастык

Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә дә 1 гыйнвардан «чүп»реформасы башланды. Ул ничек барачак һәм тормышыбызга нинди үзгәрешләр кертәчәк?

Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә дә 1 гыйнвардан «чүп»реформасы башланды. Ул ничек барачак һәм тормышыбызга нинди үзгәрешләр кертәчәк?

Ни өчен кирәк булды бу реформа?

Иң элек илебездәге экологик хәлне яхшырту һәм табигатькә төшкән йөкләнешне бераз булса да киметү өчен. Реформа рөхсәтсез чүплекләрне юк итү, калдыкларны мөмкин кадәр эшкәртү һәм чүплекләр җыелуга юл куймауны күздә тота.

Якын киләчәктә республикада чүп чыгару өчен җаваплы предприятиеләрнең табышы исәбенә калдыкларны җыю, аеру, эшкәртү, үтилләштерү буенча югары технологияле комплекслар төзиячәкләр.

Нәрсәдә яңалык?

Моңа кадәр чүп җыю һәм үтилләштерү өчен урындагы хакимият җаваплы иде. Шуның өчен бу мәсьәләне кем ничек булдыра ала шулай хәл итте. Быелдан республиканы биш төбәккә бүлеп, аларның һәрберсенә иң кечкенә авыллардагы чисталык һәм тәртип өчен җаваплы булачак төбәк операторын сайладылар. Һәр оператор белән 10 елга килешү төзелде.

2019 елның 1 гыйнварыннан компанияләр эшкә кереште. Моның өчен кайдадыр барып, махсус килешү төзү кирәкми. Төбәк операторлары сайтларында бер төрле килешүләр элгән, барысы да шулар нигезендә эшли.

Кыскача әйткәндә, төбәк операторы расланган тариф нигезендә чүпне чыгарарга һәм үтилләштерергә, шулай ук халыкның мөрәҗәгатенә һәм дәгъваларына вакытында җавап бирергә тиеш. Ә без исә чүбебезне махсус урыннарга түгәргә һәм моның өчен килгән квитанцияләрне вакытында түләргә бурычлы.

Күпме һәм нәрсә өчен түлиячәкбез?

Тарифлар кайсы төбәк булуга карап билгеләнә. Иң күбе шәһәрдә бер кешегә 70 сум, авылда — 35 сум. Моңа кадәр предприятиеләр махсус урнаштырылган чүп савытларындагы калдыкларны түләүсез чыгарды. Ә хәзер алар башта калдыкларны сортларга аерачак, икенчел куллануга яраксызларын гына чүплеккә түгәчәк. Аеру, эшкәртү һәм үтилләштерү чыгымнары да тарифка кертелгән.

Ни өчен айлык түләү төрле җирдә төрлечә?

Чүп чыгару өчен түләү болай исәпләнә: каты көнкүреш калдыклары туплану нормативы тарифка тапкырлана, аннары тагы торакта теркәлгән кешеләр санына тапкырлана.

Туплану нормативы — ул бер кешенең уртача күпме чүп җитештерү күләме. Республикабызда күп фатирлы йортта яшәүче, мәсәлән, елына 1,92 куб. м, ә үз йортында яшәүче 1,95 куб. м чүп җитештергә сәләтле дип алына.

Төбәк операторларының хезмәт күрсәтү бәясе күп факторларга бәйле: халык саныннан, чүп чыгару урыннарының нинди ераклыкта урнашуы, хезмәтләр күләме, башка компанияләрнең тарифлары һәм башкалар.

Кайчан квитанция алып киләчәкләр

һәм кайда түләргә?

«Каты көнкүреш калдыклары чыгаруга хезмәтләр өчен» дигән юл түләү кәгазьләрендә 2019 елның февралендә барлыкка киләчәк. Элек чүп чыгару чыгымнары «содержание» дигән юлда иде, хәзер ул булмаячак. Авыл җирендә төбәк операторлары квитанцияләрне почта буенча җибәрәчәк, утка һәм газга түләгәндәге кебек. Чүп чыгарган өчен түләүләрне дә почта бүлекчәләрендә, банкларда һәм онлайн түләргә мөмкин.

Октябрьский шәһәре 4нче төбәк операторы карамагында, ул «Экология Т» җәмгыяте дип атала. Бездән башка анда Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Туймазы, Дәүләкән, Ярмәкәй, Шаран районнары да керә.

Октябрьский халкы өчен әлләни үзгәреш булмаячак, чөнки чүп чыгару белән шулай ук «СпецЭкоТранс» һәм «Полигон» җәмгыятьләре шөгыльләнәчәк. Ә «Экология Т» җәмгыятенең офисы «СпецЭкоТранс»та урнашкан.

(Дәвамы бар).

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Читайте нас: