Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 гыйнвар 2019, 13:48

Бәйрәм бүләксез булмый

Яңа ел бәйрәме билгеләнгән матур көннәрдә хакимияттә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм алуга сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.

Яңа ел бәйрәме билгеләнгән матур көннәрдә хакимияттә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм алуга сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.
Социаль түләү алу хокугына шәһәребездән 9 яшь гаилә ия булды. Сертификатларның гомум күләме 10 млн сумнан артып китә. Бәхетле әти-әниләр дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм чарасын торак сатып алуга яки шәхси йорт төзелешенә файдалана ала.
Сертификатларны ияләренә тапшыруны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов башкарды. Октябрь Рәис улы яшь гаиләләргә ихлас тәбрикләүләрен җиткерде, яңа фатирларда бәхетле, имин, мул тормыш теләде.
Социаль ярдәм алган гаиләләр: Игътисановлар, Лопаткиннар, Соломатовлар-Каһировлар, Галимовлар, Фазылҗановлар,Сәлимгәрә- евлар, Хаҗиәхмәтовлар, Гыйниятуллиннар һәм Лысенковлар бу көнне зур шатлык хисләре кичергәндер дип уйлыйбыз. Шулай булмыйча, Яңа елга шундый күркәм, күптән көтелгән бүләк ич ул! Димәк, киләчәккә планнарны тормышка ашырырга вакыт җиткән. Шәһәрдәшләргә алдагы көннәрдә дә гел яхшы яңалыклар ирешсен, сөенечле яңарышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз!

Читайте нас: