Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 гыйнвар 2019, 16:14

Раштуа — изге бәйрәм

7 гыйнварда Ленин мәйданында шәһәрдәшләр күркәм гадәт буенча Раштуа (Рождество) бәйрәменә җыелды.

7 гыйнварда Ленин мәйданында шәһәрдәшләр күркәм гадәт буенча Раштуа (Рождество) бәйрәменә җыелды.
Иҗат коллективлары артистлары әзерләгән матур концерт кышкы манзарага тагы да ямьлерәк төс бирде. Яшь октябрьскийлылар суыкта өшемәсен, рәхәтләнеп күңел ачсын өчен кызыклы уен-бәйгеләр дә оештырылды.
Раштуа бәйрәмендә хөрмәтле кунак — Троице-Сергиев чиркәвеннән иерей Сергей Попонин да катнашты. Ул шәһәрдәшләргә изге теләкләрен, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Сергей атакай белән бергә бәйрәмгә Якшәмбе мәктәбендә укучы балалар, яшьләр хәрәкәтендәге егет-кызлар һәм халык хоры әгъзалары да килгән иде. Алар башкаруындагы Раштуа җырлары күңелләргә яктылык, сафлык бөркеде сыман.
Шул ук көнне «Яшьләр сарае» биләмәсендә «Раштуа уеннары» үткәрелде. Аны «Гвардия» хәрби-патриотик клубы курсантлары оештырды. Чарада шәһәребез яшьләре, балалар актив катнашты. Шат авазлар, күңелле җырлар шәһәр өстенә таралып, тирә-юньне бәйрәм рухына чорнады...
Әйткәндәй, Раштуа бәйрәменең тарихы IV гасырга барып тоташа. Нәкъ шул чорда ул чиркәү тарафыннан билгеләнә башлый. Раштуа «туу» дигәнне аңлата, ул — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәр яктылыгы торакны һәм күңелне чистарта, диелә. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табын артында уза.

Читайте нас: