Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 гыйнвар 2019, 16:15

«Биюдән ямь-тәм табам»

... Иркен бүлмә. Рәт-рәт тезелеп баскан биючеләрнең күз карашы остазларына төбәлгән.

... Иркен бүлмә. Рәт-рәт тезелеп баскан биючеләрнең күз карашы остазларына төбәлгән.
Җитәкчеләренең бер генә хәрәкәтен дә күз уңаеннан ычкындырмаска тырыша алар. «Башладык. Бер, ике, өч. Ашыкмыйбыз, көйне тыңлыйбыз. Менә шулай. Афәрин!» Зифа буйлы, сылу-мөлаем ханым ихлас елмая. Хуплаудан кәефләре күтәрелеп киткән биюче шәкертләрнең ару-талулары, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыга. Ничек тә сынатмаска, һәр хәрәкәт-ымны бар нечкәлекләре белән тоемларга, тамашачыга җиткезергә. Бию башкаруда зур тырышлык, оешканлык, игътибарлылык кирәклеген әледән-әле искәртеп тора педагог.
Тәү карашка, барысы да үтә гадәти сыман. Мөгаллимә укучыларына бию дәресе бирә. Әмма... Хикмәт шунда ки, шәкертләребез инде мәктәп яшендә түгел. Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяның ачысын-төчесен байтак татып өлгергән «хаклы ялдагы» ханымнар. «Апалар» дияргә тел әйләнми үзләренә. Җитез, тигез хәрәкәтләренә күз иярми, якты елмаюдан нур сирпегән йөзләре, шаян очкыннар «биешкән» күз карашлары ирексездән соклану уята.
Икътисад колледжы карамагында эшләп килгән Өченче халык университетының бию төркемендә сабак алучылар арасында төрле һөнәр ияләре очравы сәер хәл түгел, әлбәттә. Күнегүләр дәвамында һәркем фәкать үзе өчен ниндидер ачышлар ясый, күп нәрсәгә бөтенләй башка күзлектән карый, әллә кайчангы вакыйгаларга мөнәсәбәтен үзгәртә. Гаҗәп...
Тормышым кискен үзгәрде
Инде бию күнегүләрен алып баручы Земфира Фәйзрахман кызы Нигъмәтуллина белән якыннанрак танышыйк. Чыгышы белән Туймазы районы Чокадытамак авылыннан ул. Әти-әнисе — укытучылар. Тәлига апа инде мәрхүмә. «Шөкер, әтием исән, 92 яшендә. Бөек Ватан сугышында, Берлинны штурмлауда катнашкан яугир. Әле дә
сер бирми, үзаллы төрле күнегүләр ясый, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтыла», дип елмая Земфира.
«Сәнгать дөньясына «кереп китү» тарихы белән дә уртаклашсагыз иде бераз», дип үтенәм. Әңгәмәдәшемнең алчак йөзе уйчанлана төшә. Җиңелдән түгел үткәннәрне барлау, фикер туплау... «Кечкенәдән җырларга, биергә һәвәс идем. Роза апам үрнәгенә дә ияргәнмендер. Гомумән, гаиләбез белән җыр-моңга гашыйкбыз. Район күләмендә бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар да яулый идек. Кызык, мәктәптә шаяру катыш Аллочка дип атыйлар иде үземне. Пугачева җырларын яратып башкарганга күрә...»
Укуын тәмамлагач, язмышын сәхнә белән бәйләргә бик тә тели теремек кызчык. Тик... тормыш гел син дигәнчә генә бармый, аның үз кануннары. Пешекче-кондитер һөнәренә ия була сылу. Октябрьскийдагы «Башкирия» ресторанында эшли. Аннан ары ерак Нижневартовск шәһәренә юлланырга карар итә. «Бераз акча юнәткәч, кояшлы Адлерга барып төпләнергә иде исәп, — дип хатирәләргә бирелә ханым. — Диңгезне «үлеп» яратам мин. Чынында исә... Байтак гомерем Нижневартовск белән бәйле булып чыкты бит әй. «Черногорнефть» оешмасында озак еллар машинист булып хезмәт куйдым, хаклы ялга да шуннан чыктым. Гомерлек тормыш юлдашым Ирекне дә (ул да Туймазы районыннан) шул кырыс-салкын төбәктә очратырга насыйп булды. Артур, Альмир исемле ике ул үстердек...» Әйтергә кирәк, ирле-хатынлы эш урыннарында һәрчак алдынгылардан санала. Ирекнең эшендә бирелгән юллама буенча ерак Кубага барып кайту бәхетенә дә ирешә якташлар. Анда алган искиткеч тәэссоратлары бүгенгедәй күңел түрендә саклана... Земфирага исә «Русия хезмәт ветераны» таныклыгын РФ энергетика министры Александр Новак шәхсән үзе тапшыра.
Шул ук вакытта чордашыбыз җәмәгатьчелек тормышының нәкъ үзәгендә «кайный». Һөнәри, спорт чараларыннан читләшми. Һәм, әлбәттә инде, сөйгән шөгыле — бию-җырдан аерылмый. Төрле мәртәбәле бәйгеләрдә, фестивальләрдә уңыш яулый. Аның катнашлыгындагы хор хәтта Мәскәү тамашачысын да таң калдыра. Төрле халык, шул исәптән испан, латин-америка, көнчыгыш биюләре белән үзаллы шөгыльләнеп кенә калмый, чын мәгънәсендә сәхнә күркенә, «йолдызына» әверелә Земфира. Нәкъ бала чагында хыялланганча. «Шунысы мәзәк, — ди ул, — кайда гына биесәм дә, төрле яшьтәге хатын-кыз, ир-егетләр яныма килеп сорый: «Сез бию дәресләре бирәсезме, күнекмәләргә язылырга буламы?» Аптырый идем. Кемгәдер бию сабаклары бирү уйга да кереп чыкмый иде ләбаса...» Чын иҗатчыны тәү караштан таныйлар, яшеренеп калырмын, димә! Исеме дә җисеменә туры килә әңгәмәдәшемнең. Земфира грекчадан «асылташның бер төре» дигәнне аңлата ич...
«Ай-һай, ал да гөл булган икән бу чибәркәйнең тормышы. Җырла да бие. Хөррият!», дип уйлый күрмәгез тагын. Һич юк. Җитди сынау-имтиханнар читләтеп узмый бию остасын. «Гомер бакый нидер белән мавыктым, буш вакытым бөтенләй калмый иде, диярлек. Ә сәбәбе нидә, беләсезме?» Сораулы карашым белән мөлаем әңгәмәдәшемә багам. Түземсезләнеп җавап көтәм. «Егерме дүрт яшемдә юл фаҗигасенә тап булдым. Машинабыз әйләнде... Киноларда гел уйдырма, димәгез, чыннан да бер мәлгә бар тормышым күз алдымнан үтте. Бәләкидән башлап. Фильм кадрлары «чабыша» мени... Аннан аңымны югалтканмын. Муендагы умыртка сөяге зарарланган булып чыкты... Китте хастаханәләргә, табибларга йөрү. Әллә ни файдасы тимәде. Бүтән дәвалау ысул-алымнарын эзләргә керештем. Бәхетемә, эштәге бер ир ярдәмгә килде. Танылган галим, белгеч Мирзакәрим Норбеков шәкертләре җитәкләгән төркем күнегүләренә чакырды. Чын мәгънәсендә этәргеч булды минем өчен әлеге адым. Яшәешем 180 градуска кире әйләнгәндәй тоелды! Уй-фикер, Сүз ише тылсымлы төшенчәләрнең гаҗәеп көчкә ия икәнлеген шунда аңладым. Ышанасызмы-юкмы, Норбеков ысулы ярдәмендә теземдәге яра эзен бетерүгә ирештем. Уй көче белән! Адәм баласы үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белми-сизми дә бит ул...»
«Кешеләрне ничек бар,
шулай кабул итәм»
Инде төпле-ныклы нигез салынгач, Земфира ярты юлда тынычланып, хушкүңелләнеп калмый. Арытаба тәҗрибә-гыйлем туплавын дәвам итә. Башкаларга да ярдәм кулы суза, белгәннәре белән ихлас-юмарт уртаклаша. «Иң мөһиме — үткәннәрдә, күз күреме, колач җитмәс киләчәктә түгел, ә бәлки фәкать бүгенге көндә, биредәге шартларда яшәргә өйрәндем. Тормыш белән бер дулкындамын. Шул сәбәпле күпчелек сорауларыма да анык җавап табам. Илаһи көч барлыгына ышанам. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Тормышка гашыйкмын. Дөнья шундый матур, галәмәт бит ул! Ачылмаган сер-табышмаклар бихисап. Кызыксынучан, төпченүчән булырга гына кирәк». Ни аяныч, еллар үтү белән адәми зат әлеге алыштыргысыз, күркәм сыйфатлардан ваз кичә. Артык коры-җитди, «инде һәммәсенә төшенгән белдекле» бәндәгә әверелә дә куя. Аннан инде күңелсез, ялыктыргыч яшәешенә зарланырга тотына. Кемдер мотлак булышырга, кәефен күтәрергә тиеш кебек тоела. Кул селтәү белән «зәңгәр вертолетта очып килеп җитүче тылсымчы» чынбарлыкта очрамый шул, дусларым...
«Шәхсән мин кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәм, — дип дәвамлый, уйларымны сизгәндәй, биюче ханым. — Себер бу җәһәттән күп нәрсәгә өйрәтте мине. Егермедән артык милләт көн күрә бит анда! Чын дуслык, тугрылык, үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек кебек төшенчәләр буш сүз түгел биредә. Иң матур гомер елларым, якты истәлекләрем, кичерешләрем бәйле ул як табигате, халкы белән... Онытырлык түгел хатирәләр».
Узган елда исә Нигъмәтуллиннар гаиләсе янә туган якларга кайтып төпләнгән. Авылда йорт салып кергәннәр. «Иптәшем белән көн саен Ходайга рәхмәт укыйбыз, — дип елмая Земфира. — Оҗмахта яшибез бит, җәннәт бакчасында! Ул табигать хозурлыгы, һава сафлыгы, иркенлек-киңлек. Рәхәтләнеп бакчада, җирдә «казынам». Туйганчы Табигать белән сөйләшәм, серләшәм».
Аңлашыла ки, Земфира сыман тынгысыз җаннар гадәти, көндәлек тормыш белән чикләнми. Очар коштай талпына, ерак офыкларга ашкына ич ул күңел дигәнең. Сәләт иясен яңа шөгыль-мавыгулар үзе эзләп таба кебек, чын мәгәр. Әңгәмәдәшем мисалында да чагыла бу. Өлкәннәр өчен дәвалау физкультурасы, бию төркемнәрен җитәкләргә тәкъдим итәләр аңа. Тәүдә икеләнеп кала ханым. Аннан тәвәккәлли. Билгесезлектән куркып-өркеп калучылардан түгел ич, ни буласы алда шәйләнер... Гамәлдә барысы фаразлаганнан да яхшырак икән лә. Баштарак бер-беренә сагаебрак, шикләнебрәк караган ханым-әфәнделәр тиз үк дәресләр рәвешенә ияләшеп китә. Күнегүләрне зарыгып, түземсезләнеп көтеп алалар, сәбәпсез сабак калдырмаска тырышалар. Нәтиҗәләр — куандырырлык. «Безнең төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр күзгә күренеп ыспайланып, чибәрләнеп китә, — дип ассызыклый җитәкче. — Гәүдә-йөрешләренә хәтле үзгәрә. Гүзәл затларга аеруча хас бу. Хәрәкәтләре салмаклана, мөгамәләре йомшара, килеш-килбәтләрендә нәзакәтлелек, назлылык, пөхтәлек пәйда була. Иң әһәмиятлесе — үз-үзләренә ышаныч хисе арта. Күнегүләр барышында укучыларыма шундый киңәш бирәм: көйне дикъкатьләп тыңлагыз, күзләрегезне йомган килеш биегез, эчке дөньягызны «байкагыз». Мондый хәрәкәтләр нәтиҗәсендә төрле кирәкмәгән яман уйлардан, тискәре кичерешләрдән арынырга, байтак еллар интектергән «кыскыч-боҗралардан» котылырга мөмкин. Фәндә «тән терапиясе» дип аталган төшенчә бар. Кеше, ниһаять, үз халәтен аңларга, үз асылына кайтырга тиешле!»
Шәкертләргә килгәндә, алар инде гадәт буенча остазларыннан һәрдаим катгый җавап, хөкем көтә: кайсыбыз яхшырак «тыпырдый», бию алымнарын тизрәк «эләктереп», отып ала, янәсе. «Начар биюче гомумән юк, — дип кабатлый Земфира. — Һәркемнең фәкать үз биюе. Җаны-тәне, күңеле-йөрәге ничек куша, шул рәвешле хәрәкәт итә. Шуның өчен дә сәнгать, иҗат бит ул». Хак фикер. Игезәкләр дә бер-берсеннән аерыла. «Ике су тамчысыдай» охшашлыктан ни хаҗәт? Бигрәкләр дә эчпошыргыч булыр иде андый «инкубатор» яшәеш, шулай бит?
Төркем әгъзаларының исә «үз туксаны туксан». «Киләсе уку елында безнең белән дәресләр алып барырсыз микән?» Нәкъ шушы мәсьәлә борчый Өченче халык университеты вәкилләрен. «Мин риза. Ә инде киләчәктә ни булырын бер Ходай белә... Һәрхәлдә, югалмабыз, очрашып-хәбәрләшеп торырга тырышырбыз». Йөзләре яктырып киткән биюче ханымнар хушлаша, кайтыр якка юнәлә. Мин исә, форсаттан файдаланып, кем әйтмешли, «блиц-сорашу» уздырып калырга ашыгам. «Земфира, иң уңай, иң көчле сыйфатларыгыз нидән гыйбарәт, дип уйлыйсыз?» «Куйган максатыма ирешмичә тынмыйм. Шөкер, Табигать, тирә-юнь белән һәрдаим элемтәдә булырга өйрәндем». «Кайсы өлкәдә өстәмә тырышлык кую зарур, дип исәплисез?» «Белем-тәҗрибәм шактый сыман. Тик билгеле тәртип таләп ителә, минемчә. «Киштәләргә» урнаштырырга кирәктер, димен. Янә дә акча мәсьәләсе. Анысы да чишелеш көтә». «Кешеләрдә аеруча ихтирам иткән сыйфатлар?» «Гаделлелек, намуслылык, миһербанлылык. Башкаларны тискәрегә, күңел төшенкелегенә этәрүчеләрне сөймим. Ләкин, югарыда әйткәнемчә, барысын да аңларга, кабул итәргә омтылам». «Авыр чакларда нәрсә ярдәмгә килә?» «Һәрдаим кабатлый торган девизым: «Бүген мотлак ниндидер яхшы хәбәр ирешәчәк, гаҗәеп вакыйга булачак. Алга, һәрвакыт алга!» «Нәрсәдән ямь-тәм табасыз?» «Билгеле, тәү чиратта биюдән. Бию — минем язмышым. Бигрәк тә рухи, эчке дөньяны баетучы әсәрләр күңелемә хуш килә. Табигать, Музыка, Мәхәббәт. Көч-куәт, дәрт-дәрман бирүче мөһим төшенчәләр. Гаиләм. Газизләремә чиксез рәхмәтлемен». «Аралашу даирәсенә килгәндә?» «Монысы да — зур бәхет, бетмәс-төкәнмәс шатлык чыганагы. Теләктәшләр, дуслар булу — чын-чынлап тормыш бүләге. Әйткәндәй, Туймазы шәһәрендә «Хатын-кыз зирәклеге матурлыгы» клубы уңышлы эшләп килә. Мин анда әгъзамын. Һәр нәфис җенес иясе фәһем, киңәш алу ихтималлыгына ия ул клубта... Гомумән, гүзәлләребезгә әйтергә теләгәнем: үзегезне яратыгыз, ихтирам итегез. Шул чакта бүтәннәр дә сезне хөрмәтләр. Үз эчегезгә «йомылмагыз», аралашыгыз, күңелгә яткан шөгыль табыгыз. Кызыксыну, белем даирәсен киңәйтегез. Сез моңа, һичшиксез, лаеклы, сылуларым!»

С. ГАРИФУЛЛИНА.



Читайте нас: