Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:13

Яңа еллар имин булсын!

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара.

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара.
Русиялеләрнең күбесе өчен кышкы каникуллар 30 декабрьдә үк башланачак. Ел буена көткән бәйрәм хәтердә тик күңелле истәлекләр генә калдырсын дисәк, безгә аны хәвефсез итеп үткәрү турында алдан уйларга кирәк.


Балалар иминлеге — иң мөһиме
Каникул чорында бала-чага вакытын урамда уздырырга, тау шуып, чана-чаңгыда йөрергә омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык юл хәрәкәтендә катнашучылардан зур игътибарлылык сорый.
ЮХХДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы корбаннар арасында балалар да бар.
Тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлеләрнең дә, водительләрнең дә аеруча игътибарлы булуы сорала. Бу вакытта киемдә яктылык кайтаргыч җайланма булу хәерле, чөнки ул күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыра.
Җир акка күмелгән мизгелләрдә балалар шугалакка, чаңгы трассасына шуарга бара. Әлбәттә инде алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр була. Балалар юл һәлакәтенә дучар булмасын өчен аларга кагыйдәләрне искәртеп тору артык булмас. Малай-кызларның чана, ледянка, тюбинг һәм башка җайланмаларда таудан шуулары да күңелсез хәлгә китерергә мөмкин. Тюбингта шуу — ял итүнең иң куркыныч төре дип танылган. Чанадан аермалы буларак, алар тизлекне нык арттыра һәм таудан төшкәндә, үз күчәре тирәсендә әйләнә башларга мөмкин. Идарәгә бирешми торган, тормозы да булмаган тюбингларны бер-берсенә «паровоз» итеп беркетергә, бер тюбингка икәүләшеп утырырга ярамый.

Электр белән сак бул!
Урамда гына түгел, өйдә дә иминлек чаралары турында онытырга ярамый. Чыршы бизәгәнсез икән, аны авып китмәслек, ышанычлы итеп урнаштырыгыз. Уенчыклар пластмассадан, пенопласт яки башка ватылмый торган материалдан ясалган булса бигрәк тә яхшы.
Электр гирляндалары баланың буе җитмәслек биеклеккә — түшәмдә, тәрәзәдә һ. б. урыннарга эленергә тиеш. Яңа ел кичендә бар халык күпләп файдалану сәбәпле, электрүткәргечләргә күп көч төшә. Бәла-казага юлыкмас өчен балаларны барлык электр приборларыннан ерак тотыгыз.

Тәмле дә, зарарсыз да булсын
Өлкәннәр бәйрәм табынын ничек тә баерак итеп әзерләү турында алдан кайгырта, ә менә балалар өчен махсус меню турында онытып җибәрә. Бу көнне сабыйлар өчен экзотик ризыкларны әзерләүдән сак булыгыз, чөнки аларның ашкайнату системасы таныш булмаган ризыкларны эшкәртергә әзер булмаска мөмкин.

Шартлаткычлар — хәвеф чыганагы
Бәйрәм алдыннан пиротехника белән куллану кагыйдәләрен дә искә төшерик.
Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятенә бу темага кагылышлы күп шикаятьләр килде. Алар узып барганда аяк астына петардалар ташлаучы үсмерләргә зарланып язылган. Яшь кешеләр булсынмы, өлкәннәр, коляскалы әниләрме — барысы да хулиганлык гамәлләреннән җәфа чигә.
Законга ярашлы, 16 яше тулмаган балаларга пиротехника сату тыела. Үзеннән-үзе каян аларда петарда барлыкка килгән дигән сорау туа. Яшүсмерләр, сүзләренчә, шартлаткычны аларга ата-аналар сатып ала. Балаларына петарда алып биргәнче, өлкәннәр яхшылап уйласыннар иде. Шартлаткычны кешеләр җыелган җирдә куллану катгый тыела. Җәмәгать урыннарында петарда шартлату, аларны аяк астына ташлау хулиганлык кыланышларына керә. Шуңа күрә, ата-аналар балалары өчен үзләре җавап тотканнарын онытмасын иде.
Шәһәр хакимияте пиротехника сатучы сәүдә нокталары буенча рейдлар оештырды. Сатучыларга инструктаж үткәрелде, сатып алучылар өчен җаваплылыклары турында аңлаткан игъланнар эленде.
Яңа ел — көтеп алынган якты бәйрәм. Яллар күңелле үтсен өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен истән чыгармасак иде. Уйламыйча эш итеп, бәйрәм кәефен бозмыйк. Хәерле имин көннәр барыгызга да!
Читайте нас: