Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:28

Теләсә, хатын-кыз тауларны да күчерә!

Әйе, нәкъ шулай! Бу фикер белән килешмәүчеләр юктыр дип уйлыйм. Шәһәребездә җитәкче урыннарда эшләгән, предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеген тәэмин иткән, яхшы тәрбияле балалар үстергән, зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар яшәвенә горурланабыз гына.

Әйе, нәкъ шулай! Бу фикер белән килешмәүчеләр юктыр дип уйлыйм. Шәһәребездә җитәкче урыннарда эшләгән, предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеген тәэмин иткән, яхшы тәрбияле балалар үстергән, зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар яшәвенә горурланабыз гына.

«Байкал-Сервис» җитештерү-сәүдә фирмасы директоры Гөлназ Шәфыйгуллина кебекләр, мәсәлән. 26 декабрьдә Гөлназ Тәфкил кызын Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре» исеме бирелү белән котлады. Яңа ел алдыннан мондый исем алу зур мәртәбә инде, чөнки эшләреңне лаек бәяләүләре генә дә ни тора! Һәркемгә дә тәтеми әле андый бәхет.

Бүләкләү тантанасы Авыл хужалыгы министрлыгының Колонналар залында узды. Бүләкләрне Радий Фәритович тапшырды.

«Сезне шушы мөһим вакыйга белән ихлас йөрәктән котлыйм! Күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылылыгыз белән әлеге бүләкләргә лаек булдыгыз, һөнәрегездә югары казанышларга ирештегез, — диде республика җитәкчесе. — Шушы көннәрдә Дәүләт җыелышы — Корылтайга юлланган мөрәҗәгатемдә нәкъ сезнең кебек кешеләр — үз эшенең чын осталары турында сөйләдем. Алар кешеләргә карата миһербанлы һәм игътибарлы булуы белән яхшы нәтиҗәләргә ирешә, эшкә бөтен көчен салып, шәһәрләрдә һәм авылларыбызда тормышны сизелерлек яхшырта. Республика иминлегенә хезмәт иткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм!»

Без дә, «Туган як» лар, Радий Фәритовичның сүзләренә кушылабыз, Гөлназ Тәфкил кызын лаек бүләге белән котлыйбыз, арытаба да югары казанышларга ирешүен телибез.

Кем уйлаган, еллар узар да, Яхшай авылының ямьле Ык буенда үскән гади татар кызы Октябрьский шәһәрендә менә дигән җәмәгать туклануы предприятиеләре оештырыр да, зур уңышларга ирешер дип. Һәр җирдә дә булдыра шул безнең кызлар, теләсәләр, тауларны да күчереп куя алалар!

Юлия Дәүләтбаева.
Читайте нас: