Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:36

Ихлас күңелдән ясалган бүләк — иң кыйммәтлесе

Гәзитебездә Башкортстанның Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Эльдар Насретдиновның «Изгелек» социаль приютында булып, балаларга бүләкләр тапшыруы турында язып чыккан идек.

Гәзитебездә Башкортстанның Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Эльдар Насретдиновның «Изгелек» социаль приютында булып, балаларга бүләкләр тапшыруы турында язып чыккан идек.
Ул вакытта Эльдар Фатыйх улы малайлар-кызларга Яңа ел бәйрәменә дә киләчәген вәгъдәләде. Һәм ул вәгъдәсендә торды! Бу юлы яшь депутатыбыз приютка компьютер белән принтер алып килде. Аерым шунысын билгелисе килә, приютта тәрбияләнүчеләргә бүләкләр «Дуэт» компаниясе белән берлектә хәстәрләнде.
Малайлар-кызларның һәрберсенә тәмле-тәмле Яңа ел күчтәнәчләре дә өләште Эльдар Фатыйх улы. Аннан соң купшы чыршы янында гомум фотога төште, нәни дусларының хәл-әхвәлләрен сорашты, шигырьләр тыңлады. Балаларга матур теләкләрен җиткерергә дә онытмады: «Яңа ел бәйрәме сезнең өчен ел әйләнәсенә дәвам итсен, көннәрегез күңелле вакыйгалардан гына торсын, уңышлар юлдаш булсын!».
Октябрьскийдагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге мөдире Юлия Сергеевна Зәйдуллина үз чиратында химаячыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:
— Күңелдә зур куаныч, дулкынлану хисләре! Эльдар Фатыйх улы алып килгән бүләкләр безнең өчен шундый кирәкле, мөһим. Балаларны сөендергәне өчен аңа иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүгенге көндә приютта 4 яшьтән 18 яшькәчә 14 бала тәрбияләнә. Без һәрдаим аларның имин, уңай мохиттә яшәвен хәстәрләп торабыз. Эльдар Насретдинов кебек игелекле затлар күбрәк булсын иде, шул вакытта сабыйларның тормышы тагы да күркәмрәк, яктырак булачак!
Яшь депутат «Изгелек»леләргә киләчәктә дә очрашып торуны вәгъдәләп, саубуллашты. Әмма игелекле гамәлләр көне моның белән генә тәмамланмады. Эльдар Фатыйх улы «Җиңү иреклеләре» белән берлектә шәһәребездә гомер итүче ветераннарга да бүләкләр әзерләгән икән. «Илебез тынычлыгы, халык азатлыгы хакына көрәшкән якташларны онытырга ярамый, — ди депутат. — Алар булмаса, бүгенге имин, якты дөньябыз да булмас иде. Шуның өчен без ветераннарга мәңге бурычлы. Бүләк тапшыру — иң мөһиме түгел. Өлкәннәргә безнең җылы караш, игътибар кирәк. Бүген үзем белән улымны да алып килдем. Кечкенәдән яугир-ветераннарны хөрмәт итсен, аларның батырлыклары турында белеп үссен дигән фикердәмен».
Форсаттан файдаланып, Эльдар Фатыйх улы шәһәрдәшләргә бәйрәм котлауларын җиткерде: «Яңа елда бөтен кешегә дә сәламәтлек, гаилә иминлеге телисем килә. Бар хыялларыгыз да гамәлгә ашсын!».
«Җиңү иреклеләре» хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Ильяс улы Вәлиев белән дә әңгәмәләшеп алдык: «Хәйрия чарасы кысаларында барысы 44 ветеранны тәбрикләү күзаллана, — ди Альберт. — Бүген өч кеше: Николай Миронович Судничников, Ефим Андриянович Косткин һәм Тимерхан Габдрәсүл улы Басыйровта булачакбыз. Ветераннар — яшь буын өчен тиңдәшсез батырлык үрнәге. Мондый чаралар вакытында яшь һәм өлкән буын арасында бәйләнеш булдырыла. Якташ-яугирләрнең истәлекләрен тыңлап, фәһем алабыз»...
Иң беренчеләрдән булып шәһәрнең мактаулы кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Судничников белән очрашу оештырылды. Безне Николай Мироновичның хәләле Любовь Васильевна каршы алды: «Николай агагыз инде 93 яшен тутырды, мин аңардан берничә яшькә генә кечерәк. Өлкән яшьтә булса да бирешми ул, тормыш активлыгын югалтмый. Ил каршындагы хезмәте, казанышлары өчен 4 орден, 30га якын медаль белән билгеләнгән. Николай гомер буе камилләшү өстендә эшләде, күп укыды. Ул хәтта татар телен дә өйрәнде. «Туган як» гәзитен алдыра башлагач, телне тагы да яхшырак үзләштерде». Бүләкләрне зур рәхмәтләр әйтеп, кабул итте Николай Миронович. Хөрмәтле ветеран ихлас күңелдән яшьләр белән аралашты, сугыш хатирәләрен сөйләде, истәлек фотосына төште...
Эльдар Насретдинов тарафыннан оештырылган химая чарасы Октябрьский белән генә чикләнми. Ул Ярмәкәй, Туймазы районнарын да колачлый. Бу төбәкләрдә гомер итүчеләрне дә Яңа ел бүләкләре белән куандырачак депутатыбыз. Шөкер, арабызда балалар, ветераннар язмышына битараф булмаучылар бар икән әле. Игелекле гамәлләрендә уңышлар юлдаш булсын Эльдар Фатыйх улына. Башкалар да аңардан үрнәк алсын иде дигән теләктә калабыз...


Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: