Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:09

Игелекле гамәл савапсыз калмас

Мәгълүм булуынча, Заеттагы иске зиратны төзекләндерү эшләре урындагы башлангычларга булышлык итү программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Мәгълүм булуынча, Заеттагы иске зиратны төзекләндерү эшләре урындагы башлангычларга булышлык итү программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Битараф булмаган шәһәрдәшләр көче белән иң борынгы һәм тарихи урыныбыз әкренләп күркәмләнә бара.
Бүгенге көндә зират биләмәсен төзекләндерү тулы куәтенә дәвам итә. Биредәге эш гамәлләре үтәлеше өчен җаваплы шәхси эшкуар, «Феникс» кибете җитәкчесе Николай Борисов белән әңгәмәләшеп алдык.
— Эшкуарлык өлкәсендә 2004 елдан мәшгульмен. Үземне чимал белән тәэмин итү өлкәсендә (44нче Федераль законга ярашлы) сынап карарга булдым. Бу — икенче тендерыбыз. Беренчесендә шәһәргә модульле бәдрәфләр кайтару эшен башкардык. Аларның берсе Гагарин паркында урнаштырылды. Ә икенчесе «Нефтьче» паркында булачак, аңа әле коммуникацияләр үткәрелә. Яңарак Зает зиратын төзекләндерүгә котировкалар сорадылар. Безнең гариза икенче булды. Шуңа күрә тәүдә тендер башка катнашучыга тапшырылды. Әмма ул үз өстенә алган йөкләмәне үти алмау сәбәпле, төзекләндерү эше безгә күчте. Хакимият тарафыннан бастырылган лотларны һәрвакыт күзәтүдә тотабыз. Октябрьский — туган төбәгебез, аның матур, уңайлы булуы безнең өчен мөһим. Биләмәне төзекләндерү гамәлләрен чит-ят кулларга тапшырасы килми. Без куйган хаклар да көндәшлеккә сәләтле, чагыштырмача очсызга төшә.
Николай Иванович сүзләренчә, зиратта төзекләндерү эшләре бик тиз бара. 6 кешелек бригада эшчеләре барысы да тәртипле, тырышлар. Техника һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен саклыйлар, инструктаж үтәләр. Алар корыган вак куаклыкларны кисеп, тирә-якны кирәкмәгән үсентеләрдән, коры-сарыдан арындыра. Ә инде җыелган чүп-чарны «СпецЭкоТранс» предприятиесе машиналары ярдәмендә шәһәр полигонына чыгару күзаллана.
... Кышкы салкын һавада армый-талмый эшләгән егетләргә ныклы сәламәтлек, иминлек телисе килә. Изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!


Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: