Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 16:57

Халык уңай үзгәрешләр көтә

Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятенең мәгълүмат төркеме 21нче төбәктә яшәүчеләр белән очрашты. 13нче мәктәпкә үзләре яшәгән биләмәгә, шәһәргә битараф булмаганнар көнүзәк мәсьәләләрне тикшерергә җыелды.

Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятенең мәгълүмат төркеме 21нче төбәктә яшәүчеләр белән очрашты. 13нче мәктәпкә үзләре яшәгән биләмәгә, шәһәргә битараф булмаганнар көнүзәк мәсьәләләрне тикшерергә җыелды.
Очрашу шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендә барды. Ул җыелучыларны шә-һәрдәге социаль-икътисадый хәл белән таныштырып үтте, агымдагы елда уңай үзгәрешләр турында сөйләде һәм киләсе елга эш планнарын билгеләде.
Беренче чиратта, алдан килгән сораулар каралды. Микрорайонда «Саклык банкы»ның бердәнбер филиалы ябылу зур борчылу тудырган. Бу бигрәк тә онлайн-банклар белән эш итә белмәгән олы яшьтәге кешеләргә авырлыклар китергән. Аның урынына сыра кибете ачылуын халык чиктән тыш ризасызлык белән кабул иткән. Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Литов җавап бирде. Ул компания карары буенча, табыш китермәү сәбәпле банкның ябылуын билгеләде, шәһәр хакимиятенең бу проблема буенча банк җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
«Магнит» кибете каршындагы кече базарның ябылуы да халыкта канәгатьсезлек уяткан. Бу шәһәр хакимиятенә килгән шикаятьләр нигезендә башкарылган. Аларда тотрыксыз базар корылмаларының кешеләргә хәвеф янавы турында хәбәр ителгән булган. Шәһәр җитәкчелеге базарны тергезергә карар итте. Ул заман таләпләренә туры китерелеп эшләнәчәк һәм фәкать үз бакчаларыннан арткан продукцияне сатучылар өчен генә тәгаенләнәчәк.
Очрашуга килүчеләр бистәдәге «Магнит» кибетенең хаклары башкаларыннан югары булуына зарланды. Бу җәһәттән хакимиятнең сәүдә бүлеге магазин челтәрләре буенча хакларга анализ ясаячак. Шулай ук бер торак йортта яшәүчеләр анда урнашкан кибетләрнең күп булуы трансформатор станциясенә артык йөкләмә китерү мөмкинлегенә борчылды.
Халык кайбер федераль учреждениеләрнең шәһәрдә бетерелүен, шул сәбәпле мәсьәләләрне күрше Туймазыга барып хәл итәргә кирәклегенә ризасызлык белдерде. Алексей Николаевич ил буенча барган федераль cтруктураларның кыскартылуына бәйле оешмалар якындагы зуррак биләмәле шәһәргә күчерелүен, экономияләнгән акчалар социаль мәсьәләләрне чишүгә юнәлтеләчәген аңлатты. Шушы уңайдан ул ихата биләмәләрен төзекләндерү буенча эш киң җәелгәнен белдерде. Быел башланган эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Шәһәрдә, шул исәптән 21нче бистәдә дә, ихаталар төзекләндереләчәк, яңа балалар, спорт мәйданчыклары төзеләчәк, асфальт түшәмәсе алыштырылачак, яктырту җиһазлары куелачак.
Буш торган татар гимназиясе бинасының язмышы да борчыды халыкны. Вакыт узган саен кулланышта булмаган бина җимерелә, хулиганнар кулыннан да зыян күрә. Бу мәсьәләдә, ниһаять, чишелеш табылуы куанычлы. Бинага реконструкция ясалачак һәм анда икенче гимназиянең филиалы — башлангыч мәктәп урнашачак. Шулай ук ябылган балалар йорты бинасы торак йорт итеп төзекләндереләчәк.
Бик күп сораулар юлларның начарлыгына, җәяүлеләр чыгу урыны, тротуар җитмәвенә бәйле иде. Әлбәттә, бөтен шәһәр юлларын берьюлы ремонтлап булмый, акрынлап юлларның торышына карап я ремонт эшләнәчәк, я яңа асфальт салыначак, дип вәгъдә бирде җитәкчеләр.
Чишеләсе мәсьәләләр күп булса да, очрашуга җыелучылар бистәдәге уңай үзгәрешләрне дә билгеләп, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре юллады. Мәсәлән, мәктәп биләмәсендә спорт мәйданчыгы төзелүен халык сөенеп кабул иткән.
Шәһәрдәшләрне элеккеге агитация мәйданчыгы язмышы да кызыксындырды. 6, 9, 10, 13нче йортларда яшәүчеләр башлангычы белән бу биләмә «Башкорт ихатасы» программасында катнашты. Программа кысаларында шушы йортларның ихатасы һәм аларның гомуми биләмәсе — агитация мәйданчыгы төзекләндереләчәк. Биредә балалар уен комплексы, спорт мәйданчыгы төзелү һәм этләр йөртү өчен махсус урын булдырылу күзаллана. Хакимият башлыгы башкаларга да шулай инициатива күрсәтеп, төзекләндерү программаларында актив катнашырга чакырды.
Гомумән, очрашу бик эшлекле халәттә үтте. Кешеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алды, җитәкчеләр төбәк проблемалары белән якыннан танышты. Очрашу нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр билгеләнде, кайбер сораулар җентекләп өйрәнүгә алынды.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: