Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:04

Хөрмәтле укучым!

Менә тагы бер ел тарихта калды. Бигрәк тиз узып киткән кебек булды ул, сезгә дә шулай тоелдымы?

Менә тагы бер ел тарихта калды. Бигрәк тиз узып киткән кебек булды ул, сезгә дә шулай тоелдымы?
Хәл-вакыйгаларга, җитди үзгәрешләргә бай булгангадыр инде. Быел эшебезнең шартлары да, мөмкинлекләре дә үзгәрде, аның каравы хәзер эшләве кызыклырак та, эчтәлеклерәк тә кебек. Бернигә карамастан, 2018 ел нәтиҗәле булды. Хәер, эшебезнең нәтиҗәләре соңрак та күренер әле.
Без, «Туган як» лар, бер дә тик утырмадык — матур итеп гәзитебезне чыгарырга тырыштык, бәйге-чаралар оештырдык, милләтебезнең асыл вәкилләре белән очрашып, алар турында гәзиттә яздык, сабантуйларда катнаштык, түгәрәк өстәлләр җыеп, күптәннән борчыган проблемаларны күтәрдек... Кыскасы, милләттәшләребезне ел буена илһамландырып, рухландырып, берләштереп тордык. Иманыбыз камил, нигә «Туган як» ка язылдым икән, дип үкенүчеләр булмагандыр. Шулаймы?
Бүген барыбыз алдында да туган телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру җаваплылыгы тора. Шуны күз уңында тотып, безнең редакция 4нче «Ләйсән» балалар бакчасы белән бергә шушы юнәлештә эшләргә алынды.
2018 ел — Гаилә елы булды, гәзитебез битләрендә бик күп матур, күркәм, тату гаиләләр турында яздык.
Гомумән, безнең редакция коллективының эш өндәмәсе: «Дөньяны яхшыртабыз!» Начарлыкка, тупаслыкка, кансызлыкка, хәйләкәрлеккә каршы көрәш алып барабыз. «Арабыздан беребез» рубрикасы астында кешеләргә яхшы мөгамәләдә булган, киң йөрәкле, изге эшләр башкаручы, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, миһербанлы, намуслы кешеләрне эзләү белән мәшгульбез. Аларны табып, очрашып сөйләшкәннән соң мәкалә чыга. Яхшы кешеләр дөньяда барыбер күбрәк икән фикергә килдек без. Ел дәвамында эшебездә төп ярдәмче-киңәшчеләребез булган кешеләрне атамыйча булдыралмыйм. Нинди генә мәсьәлә-сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, алар һәрвакыт ярдәмгә әзер. Өстәвенә, алар ярдәмчеләребез генә түгел, ә тугры гәзит укучыларыбыз да. Зает бистәсеннән Мәүлетҗан Аллаяров, Мулла авылыннан Рәшит Гыйниятуллин, Төрекмән авылыннан «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова, Московкадан Зөхрә Гәрәева — кулымнан килсә, мин аларга «Халык белән эшләүдәге казанышлары өчен» дигән орден бирер идем. Рәхмәт сезгә, рәхмәт киңәш-табышларыгызга, исән-сау булыйк, тагы шулай бергә эшләргә насыйп әйләсен.
Мондый ярдәмчеләребездән тыш гәзиткә яздыруны оештырган, шушы еллар дәвамында безне ташламаган, предприятиеләре, үз акчалары исәбенә ветераннарны, күп балалы гаиләләрне, аз пенсия алганнарны «Туган як» ка яздырган Тугры дусларыбыз — җитәкчеләребез бар. Бу изге кешеләрнең исемнәрен атап үтмәсәк булмый. Алар халыкка да, редакциягә дә әйтеп бетермәслек ярдәм күрсәтә, шуның белән беррәттән алар ана теленә карата ихтирам уятуга, гореф-гадәтләребезне саклауга, милли рухны күтәрүгә саллы өлеш кертә.
Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р. Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Ә. Ишмөхәммәтов, Р. Фәхретдинов, Э. Насретдинов, эшкуарлардан В. Исмәгыйлев авылдашларын һәр елны гәзиткә яздыра, «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы директоры М. Нагуманов милли чаралар үткәрүгә, гәзиткә яздыруда хәйрия ярдәме күрсәтә, шәһәр предприятиеләре арасында иң беренчеләрдән булып «Жилуправление» (Р. Баһаутдинов) язылуны оештырды, аларга «СпецЭкоТранс» (директоры А. Чернов), «Октябрсктеплоэнерго» (А. Купавых), «Стронег» (Р. Мифтахов), «Байкал-Сервис» (Г. Шәфыйгуллина), «Петротул» (И. Халфин) кушылды. Бу җитәкчеләрнең барысына да чиксез рәхмәтлебез, эшләрендә уңышлар, иминлек телибез.
Шулай ук ничә еллар дәвамында безнең белән бергә калган укучыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Конкурс-бәйгеләрдә актив катнашучыларга, безне хатлары, шигырьләре белән сөендереп торучыларга аеруча рәхмәт. Сез булганга — без бар!
Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!

Читайте нас: