Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 16:35

Дуңгыз елын каршылыйбыз...

35нче төбәктә дә Яңа ел шәһәрчеге ачылу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.

35нче төбәктә дә Яңа ел шәһәрчеге ачылу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.
Үзем дә шушы тирәдә яшәгәч, бәйрәмнән читтә кала алмадым. Мин килгәндә мәйданда инде шактый халык җыелган иде. Яшь гаиләләрнең, балаларның күп булуы аеруча куандырды. Көне сизелерлек салкын булса да, шул ук көнне Үзәк мәйданда күләмлерәк бәйрәм чаралары үтсә дә, үзләре яшәгән төбәкне игътибарсыз калдырмаганнар, димәк.
Яңа ел шәһәрчегенә дә күз салырга вакыт. Уртада, гадәттәгечә, уенчыклар белән бизәлгән чыршы. Быел боз эшләнмәләренең күбрәк булуын билгелисе килә. Мәйданда Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары урын алган. Читтәрәк балалар өчен боз лабиринты. Тимер таучыклар да бар. Тик
бер нәрсә кәефне бозып тора: ул да булса зур-зур шакмак бозлардан хасил булган тау. Алар артып калганмы, әллә сыннар ясалып бетмәгәнме, билгесез. Төзелеш калдыкларын шул рәвешле ташлап китү хәвефле дип уйлыйм.
Ярар, бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Бала-чагалар рәхәтләнеп уйнаган арада иҗат коллективлары әзерләгән концерт башланды. Алып баручылар халыкны чыршы янына чакырды. Биредә балаларны әкият геройлары булып киенгән «Сумасшедшая лаборатория» артистлары каршылады. Алар кызыклы уеннар оештырды, табышмаклар әйтте.
Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы килеп җитүгә, тирә-юнь тагы да ямьләнеп киткәндәй булды. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрүләр, уен-көлке, җыр-биюләр бер-берсен алыштыра торды... Ә менә
Кыш бабай нәниләргә бүләкләр тарата башлагач, чын мәгънәсендә мәхшәр купты. Кайбер өлкәннәр балаларны этеп-төртеп дигәндәй бүләкләргә ташланды. Кыш бабайны чыршы янына бөтенләй кысрыклап беттеләр... Оештыручыларның ялгышымы бу, әллә кемнәрнеңдер җәмәгать урынында үзен дөрес тота белмәвеме? Балаларга нинди үрнәк күрсәтәбез соң без, олылар?! Дуңгыз елы килә дигәч тә...
Бәйрәм вакытында шундый җитешсезлекләр булып алса да, шәһәрдәшләр күңелендә яхшы тәэссоратлар барыбер дә күбрәк калгандыр, дип ышанасы килә. Әйткәндәй, аларның үзләренә сүз бирик.


Сәлимә әби:
— Оныкны Яңа ел шәһәрчеген карарга алып килгән идем дә. Кыш бабайны каршылаганда шундый болганыш башланды, баланы чак читкә алып китеп өлгердем. Халыкны бераз оештыру кирәк иде. Хәтта Кыш бабайны таптап китә яздылар бит... Ә кәнсирте ошады, әртисләре бик моңлы.

Регина, яшь әни:
— Улларыбыз белән бәйрәмгә чыктык. Бик күңелле булды, дус-танышларны да очраттык. Гомумән, бу мәйданда еш булабыз, балаларны уйнарга, тау шуарга алып киләбез. Өйгә дә якын, уен корылмалары да бар. Тик менә бу тимер таучыклар гына ошап бетми, аска төшеп җиткән урыннары җайсыз, каты итеп бәрелү хәвефе бар.

Динар, мәктәп укучысы:
— Дусларым белән гел монда уйныйбыз. Аеруча кардан ясалган тау ошый. Кыш бабай, Кар кызы сыны да бик матур. Чыршы янында фотога төштек. Яшел купшыкай быел бик искитмәле түгел-түгелен, утлары да сирәк кабына...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: