Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 16:38

«Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе»

Менә 2018 елның ахырына якынлашып та киләбез. Яңа елга кадәр санаулы гына көннәр калды. Шәһәребездә бәйрәм чаралары башланды да инде. Тәүгесе — шушы ялларда Ленин мәйданында узды. Биредә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы оештырылды.

Менә 2018 елның ахырына якынлашып та киләбез. Яңа елга кадәр санаулы гына көннәр калды. Шәһәребездә бәйрәм чаралары башланды да инде. Тәүгесе — шушы ялларда Ленин мәйданында узды. Биредә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы оештырылды.
Мәйдан бәйрәм чарасына тулысынча әзер иде. Янып торган боздан эшләнгән төрле сыннар, лабиринтлар, таучыклар, уртада матур итеп бизәлгән чыршыкай әллә каян кунакларны үзенә җәлеп итеп торды. Әйткәндәй, искиткеч әкият шәһәрчеген ясау өчен Ыккүлдән 50ләп тонна боз кайтарылган булган. Бу көнне чагыштырмача суык булса да, мәйдан халык белән тулы иде: чыршы кабызу тантанасына олысы да, кечесе дә килгән иде. Балалар шау-
гөр килеп таучыклардан шуды, атлар җигелгән чаналарда утырып йөрде. Һәркем йөзендә бәйрәм кәефе балкыды, тамаша башлануны барысы да түземсезләнеп көтте.
Бәйрәм чарасы Кыш бабайлар
һәм Кар Сылулар парады белән башланып китте. Ярты йөзләп Кыш бабайлар һәм Кар Сылулар, башка әкият геройларыннан торган тантаналы йөрешне киләсе елның символы — Дуңгыз персонажы җитәкләде. Алар бергә сквер буйлап үтеп, Төп чыршы урнашкан мәйданга юнәлде, һәркемне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады, күчтәнәчләр таратты. Балалар аларның яннарына ук килеп фотосурәткә төшәргә ашыкты.
Бәйрәм шәһәрнең иҗади коллективлары әзерләгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Алар оештырган җыр-биюле уеннарда халык теләп катнашты, чыршы тирәли әйләнеп рәхәтләнеп күңел дә ачты, шул рәвешле җылынып та алды. Күкне балкыткан салют утлары бәйрәм кәефен тагын да арттырып җибәрде, кемдер кинәт тын калып, кемдер шатлыктан чыр-чу килеп күзәтте бу хозурлыкны.
Ниһаять, чара үзенең югары ноктасына якынлашты, гүзәл чыршыны кабызу өчен бәйрәм сәхнәсенә Кар Сылуын ияртеп баш Кыш бабай күтәрелде. Ул шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бәхет-шатлыклар, иминлек теләде. Менә көтеп алынган тылсымлы әфсеннәр яңгырады. Җыелучыларны шатландырып, купшы чыршыкай төсле утлары белән балкыды. Күңелле бәйрәм рухы, яхшы кәеф, сөенечле мизгелләр бүләк иткән тамаша хатирәләрдә озак сакланыр әле.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: