Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:02

Бизәкле яшел чыршыда меңләгән йолдыз яна...

35нче төбәктәге «Ял» скверы — күпләрнең иң яраткан ял итү, күңел ачу урыны.

35нче төбәктәге «Ял» скверы — күпләрнең иң яраткан ял итү, күңел ачу урыны.
Агымдагы елда ул төзекләндерелеп, тагы да күркәм төскә керде. Биредә хәзер балалар өчен «диңгез корабы»ннан тыш, хәвефсез атынгычлар, карусельләр, уңайлы эскәмияләр бар. Ачык һавадагы тренажерлар да олылар һәм балаларның күңеленә хуш килгәндер.
Шушы көннәрдә скверда Яңа ел чыршысын ачу уңаеннан бәйрәм оештырылды. Гүзәл купшыкай янында күңелле уен-бәйгеләр үткәрелде, тирә-як шат авазлардан гөрләп торды. Иҗатчылар шәһәрдәшләргә матур җырларын бүләк итте. Кыш бабай белән Кар кызының Яңа ел тәбрикләве кәефләрне тагы да күтәреп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре дә җитте — яшел урман сылукаенда чагу гирляндалар кабынып, тирә-юнь тылсымлы дөньяга әверелде...
***
Яңа ел якынлашкан күңелле мизгелләрдә үзәк мәйданда да бәйрәм флешмобы үтте. Анда шәһәребезнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Егетләр-кызлар мәйданда «2019» санын ясап тезелделәр.
Салкын көнне өшемәс өчен бәйрәмгә килгән яшь тамашачыларга чемпионнар зарядкасы оештырылды. Аны Европа беренчелеге җиңүчесе, спорт акробатикасы буенча халыкара ярышларда көмеш медаль яулаган спорт мастерлыгына кандидат Никита Игнатьев үткәрде. Ул балаларны җылынырга булышучы күнекмәләр ясарга өйрәтте.
Мәйданга җыелган халык бу көнне ел буена җитәрлек күтәренке кәеф, дәрт-куәт алды дисәм, ялгышмасмын кебек. Чараны оештыручылар фикеренчә, саф һавадагы күңелле уеннар яшьләрне спортка җәлеп итү өчен дә бик файдалы.


Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: