Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 16:41

«Безгә башкалардан яхшырак эшләргә кирәк» — диде Р. Хабиров

18 декабрьдә «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөһим документта республика үсешенең якын һәм озайлы чорга стратегик юнәлешләре билгеләнә.

18 декабрьдә «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөһим документта республика үсешенең якын һәм озайлы чорга стратегик юнәлешләре билгеләнә.
Чарада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, республиканың элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, хезмәттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә танылу алган гражданнар катнашты.


Власть коррупциягә каршы көрәшергә тиеш!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында хакимияткә «Инцидент менеджмент» проектына тоташу кирәклеген белдерде.
— Бу — республикада яшәүчеләрнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм барлыкка килгән проблемаларны хәл итү буенча вакытында чаралар күрү өчен иң уңышлы алым, — диде ул. — Әлеге башлангыч кирәкле органнарга проблема турында шундук хәбәр итә һәм кыска вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчегә бу сорау буенча җавап бирелә.
Власть органнарында, территорияләр үсеше һәм халык хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләүчеләр каты контрольдә булачак. Радий Хәбиров үз командасында халыкка битараф булган кешеләргә урын булмаячагын ассызыклады.
Шул ук вакытта ул бушка вакыт уздырып йөргән түрәләрне беркайчан да якламаячагын әйтте. Власть — коррупцияне вакытында күреп, аның белән көрәшергә тиеш.
Радий Фәрит улы дистә еллар буе район хакимияте башлыгы вазыйфасында булып та юньле-башлы эш күрсәтә алмаганнарга игътибар каты булачагын да әйтте.
— Бәлки, киләчәктә алар да үз урыннарында 2 сроктан да артык утырмас өчен махсус карарлар кабул ителер, — диде ул.
Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыкларын дөньяда иң уңышлы эшләүче муниципалитет җитәкчесе Рудольф Джулианидан үрнәк алырга чакырды.

Элекке җитәкчелек аерым хөрмәткә лаек
— Республикада хакимиятнең законлы һәм демократик алышынуы традицияләрен ныгыту, элекке җитәкчеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт турында әйтәсем килә. Өлкән буын аерым хөрмәткә лаек, — диде Радий Хәбиров.
— Бу залда бүген безнең белән Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов та бар. Авыр борылыш елларында ул республика данын саклап калу һәм арттыруга зур көч салды. Мин аңа тирән ихтирамымны белдерәм. Рәхмәт Сезгә, Мортаза Гобәйдулла улы!
Шулай ук Рөстәм Зәки улы Хәмитовка да рәхмәт әйтәсем килә. Хакимиятнең ачыклыгы, масштаблы мәдәни форумнар, ШОС һәм БРИКС саммитлары, республиканың дөньяга танылуы — болар Сезнең хезмәтегез!
Башкортстанның элекке җитәкчеләрен Конгресс-холл залында утыручылар аягүрә басып алкышлады.
Радий Хәбиров эшчәнлегендә үзенең төп өстенлекләрен билгеләде. Болар — һәр кеше турында кайгырту, республика халкының тормышын яхшырту. «Ассызыклап әйтәм: нәкъ менә һәр кеше турында кайгырту», — дип кабатлады ул.

Барлык ата-аналар да компенсация алачак!
Республикада сабыйлары балалар бакчасына йөрүче барлык ата-аналар да компенсация алачак.
Мәгълүм булуынча, әлегә кадәр балалар бакчасы өчен компенсацияне керемнәре бер гаилә әгъзасына яшәү минимумының икеләтә күләменнән азрак булганнар гына ала иде.
— Мохтаҗ булу-булмауга карамастан, сабыйлары балалар бакчаларына йөрүче барлык гаиләләргә дә ярдәм күрсәтергә карар иттем. Хөкүмәт алдында бу максатка чыгымнарны планлаштыру бурычын куям. Гомум алганда, якынча бер миллиард сум акча бүләргә кирәк. Без андый мөмкинлекне табачакбыз. Безгә балаларны төрле яктан үстерү һәм мәктәпкә әзерләү өчен шартлар булдыру мөһим, — диде Юллама белән мөрәҗәгатендә Радий Хәбиров.

Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзеләчәк
«Бүген Дуван районының Тастүбә мәктәбендә балалар иске, түбәсе җимерелергә торган бинада укырга мәҗбүр. Укучылар тукланырга күршедәге балалар бакчасына йөри. Шуңа карамастан, бу мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары абруйлы югары уку йортларына укырга керә, анда ныклы белемле булуларын күрсәтә», — дип белдерде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы залда утыручы Тастүбә мәктәбе укытучыларына рәхмәт белдерде һәм 1,5-2 елдан аларның өр-яңа мәктәптә хезмәт салачакларын вәгъдә итте.
Радий Хәбиров шулай ук өч яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урыннар белән тәэмин итү бурычын куйды.
«2021 елга республикада өр-яңа 49 балалар бакчасы төзеләчәк. Ләкин бу проблеманы тулысынча хәл итмәячәк әле. Аз чыгым таләп итүче вариантлар эзләргә кирәк, муниципалитетларда шушы максатка әлегәчә файдаланылмаган биналарны үзгәртеп кору зарур.
Халыкта ихтыяҗ бар икән, шәхси балалар бакчалары, сабыйларны тәрбияләү һәм карау төркемнәре ачарга кирәк. Моның өчен эшкуарларга субсидияләр, грантлар бирү шарт», — диде чыгышында Радий Хәбиров.

Талантлы яшьләр үзебезгә кирәк
— Мәктәп тәмамлаган укучыларның чиреге башка өлкәләрдәге уку йортларында белем ала. Аларны безнең уку йортларында кирәкле белгечләр әзерләнмәве, иҗади эш һәм фән белән шөгыльләнү өчен инфраструктураның үсешмәве, яшәү рәвеше һәм киләчәктә эш урыннары табу мәсьәләсе борчый.
Бүген мәгариф, фән дәрәҗәсе төбәкнең үсешен күрсәтүче булып тора. Безгә, төбәкнең икътисадын күзаллап, белем бирү программаларын яңартырга кирәк, — диде ул һәм университетларның фән һәм инновацион сектор белән хезмәтен ныгыту өчен Хөкүмәткә киләсе ел ахырына кадәр Технология һәм фән технополисын булдыруны әзерләүне төгәлләргә боерды.
Радий Фәрит улы, укуда югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика Башлыгы стипендиясен алучы студентларның һәм аспирантларның стипендиясе ике тапкыр артачагын да әйтте.

Яңа эш урыннары булдырырга һәм «бөлгенлек» сүзен онытырга
Радий Хәбиров яңа эш урыннары булдыру бурычын билгеләде.
— Безнең республика өчен бу — иң төп проблемаларның берсе, дип саныйм.
Авылда яшәүче күп ир-егетләр эшкә Себер ягына чыгып китә, сәламәтлеген какшата.
Кешеләр безнең эшчәнлегебезне әлеге хәлне ничек үзгәртә алуыбыздан чыгып бәяләячәк.
Без лаек хезмәт хакы белән яңа эш урыннары булдырырга тиеш! Яңа производстволар ачачакбыз, кайчандыр кешеләргә эш биргән иске предприятиеләрне тергезергә кирәк, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы халыкның эшле булуының никадәр мөһим бурыч икәнен ассызыклады.
Республика җитәкчесе предприятиеләрнең бөлгенлек гамәле аша юкка чыгуын, шушы эштә бик күпләрнең кесә калынайтуын билгеләп үтте.
— Агыйдел елга пароходчылыгын, «Җиргән» машина-трактор станциясен шул рәвешле югалттык, «Башавтотранс» предприятиесен, «Башкортостан» дәүләт нәшриятын югалта яздык, — диде ул.
Ул, шулай ук, хезмәт хаклары буенча бурычларга тукталды. Бүген республика предприятиеләренең 13 мең хезмәткәр алдында 635 миллион сум бурычы бар. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый.

Медицина һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булачак
Аеруча балалар сәламәтлегенә игътибар кирәклеге ассызыкланды. Мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүнең хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә булуын билгеләде.
Мөмкинлекләре чикле булган балаларга пособиене арттырырга кирәклегенә басым ясады. Мондый бала тәрбияләгән гаиләләрне торак белән тәэмин итүне көчәйтүне таләп итте. Бу җәһәттән ул «Үзенчәлекле балалар» фондының уңышларын билгеләп үтте.
— Без сырхау балаларга сәламәтлеген яхшырту өчен сертификатлар бирәчәкбез, шул исәптән, шәхси клиникаларга да, — диде республика җитәкчесе. — Киләсе адым башкалада һәм республиканың көньяк-көнбатышында реабилитация үзәкләре төзү.
Радий Хәбиров Авыргазы районында күрү сәләте начар булган балалар өчен республикада бердәнбер Библиотерапия үзәген мактап телгә алды.
«Дарулар белән тәэмин итүне тәртипкә салырга кирәк! — диде республика җитәкчесе. — Тиешле дарулар һәркемгә вакытында барып җитәргә тиеш!»
600дән артык фельдшер-акушерлык пунктының авария хәлендә булуына тиз арада игътибар юнәлтергә кушылды.
Яшьләр сәламәтлегенә игътибарны арттырып, алкоголь һәм тәмәке сатуны чикләү буенча чаралар күрүне йөкләтте ул.

Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме артачак
Республикада гаилә һәм демография мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бу ел республикада «Гаилә елы» дип игълан ителде һәм моңа кагылышлы бик күп проектлар гамәлгә ашырылды.
Аларның һәркайсы гаилә сәясәтен, балалыкны һәм аналарны яклауга юнәлтелгән. Бу җәһәттән киләсе елда да уңай үзгәрешләр көтелә.
— Алдагы елда 5 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә торак алу өчен күрсәтелүче дәүләт ярдәмен ике тапкыр арттырачакбыз, — диде республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров.
Алдагы елда әлеге максатларда ярты миллиард сум акча бүленәчәк.
Республика җитәкчесе чыгышында «Ата-ана даны» медале белән бүләкләнгән Галия һәм Самат Зәйнуллиннар гаиләсен билгеләп үтте. Алар биш бала тәрбияләп үстергән. Ринат исемле уллары Чечняда һәлак булган һәм «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Алданган «дольщиклар» өй туйлаячак
Радий Фәрит улы чыгышында киләчәктә мондый хәлләргә юл куймаска кирәклеген дә әйтте.
Бүген республикада 6 меңнән күбрәк кеше «алданган дольщиклар» категориясенә карый.
— Бу мәсьәләне без ахырына кадәр хәл итәчәкбез. Быел ук берничә йорт кулланылышка тапшырылачак. Безгә кыска вакыт эчендә бу проблеманы хәл итәргә кирәк, Әлбәттә, бу зур чыгымнар таләп итәчәк. Әмма без аны хәл итәргә тиеш. Моның белән беррәттән, төзелеш барышы дистә елдан да арткан социаль объектлар бар. Безгә аларны да тәмамлыйсы бар, — диде ул.
Радий Фәрит улы киләчәктә мондый хәлләргә юл куймаска кирәклеген дә аерым билгеләде

Авыл хуҗалыгы сәнәгате икътисадның үсеш ноктасы булырга тиеш
Республикада 350 миллиард сумлык азык-төлек продуктлары җитештерү мөмкинлеге бар. Әмма гамәлдә республикада аның нәкъ яртысы гына кулланыла һәм 170 миллиард сумлык продукция җитештерелә.
— Эшкәртү куәтен арттыру — республика авыл хуҗалыгы сәнәгате алдында торучы беренче бурыч шушы, — диде Радий Хәбиров.
Ул предприятиеләрне бөлгенлеккә чыгаруга кагылышлы фикерен дә белдерде.
— Бәлки, авыл икътисадын ныгытучы, халыкка эш бирүче предприятиеләрне юкка чыгару җитәр?! — диде ул. — Моннан соң без мондый очракларга объектив караш булдырачакбыз һәм хокукый бәя бирәчәкбез.

Бәлки, триллион сум акча алырбыз!?
— Хөрмәтле дуслар! Русия Президенты карары нигезендә төбәкләргә илкүләм проектлар кысаларында триллион сум акча керәчәк. Бу кешеләр тормышында зур алга китеш булачак.
Сүз кешеләрнең хезмәт хакын һәм пособиеләрен арттыру турында бара. Медицинага һәм мәгарифкә, мәдәнияткә, спортка, юллар һәм күперләр төзелешенә, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерүгә зур ресурслар юнәлтеләчәк.
Безнең республика ил икътисадының яртысын формалаштыра торган әйдәп баручы 10 төбәк арасында. Шуңа күрә федераль үзәкнең ярдәмен алырбыз дип уйлыйм. Эшләргә генә кирәк. Республика Хөкүмәте, сенаторлар, депутатлар гомумдәүләт проектлары аша бу ресурсларны яулау өчен барлык көчен салырга тиеш, — дип билгеләде республика җитәкчесе.

Нәрсә ул гаделлек?
«Безнең республикада гаделлек җитмәве сизелә, бу көндәлек эшләрдә, һәр кешенең тормышында ачык чагыла. «Йолдызларга» омтылганчы, башта шушы әллә ни зур булмаган, әмма кеше өчен мөһим булган гадәти ихтыяҗларны канәгатьләндерергә кирәк.
Гаделлекне мин ничек аңлыйм?
- Кешеләр тырышып эшлиләр һәм лаек хезмәт хакы алалар.
- Дистәләрчә гомерен дәүләткә багышлаган ветераннар үзләрен онытылган һәм кимсетелгән кебек тоймыйлар.
- Эшкуарлыкка дәүләт ярдәме «үзебезнекеләр» һәм «читләр»гә бүленеп бирелми.
- Җитәкчеләрнең «яраткан кешеләре» юк.
- Барысы да хокук алдында тигез.
- Үсешкән муниципалитетлар артта калучыларга булыша.
- Гомумән, гадделлек өчен көчлеләр көчсезләргә булыша: өлкәннәргә, балаларга, керемнәре азларга, үзенчәлекле кешеләргә.
Гаделлек — кланлык һәм кумлык юклыгы да. Авылда яшәүче яхшы укыган һәм үз өстендә даими эшләгән һәр егет һәм кыз туган республикаларында уңышларга ирешү мөмкинлекләренә ышанырга тиеш».
«Без яхшырак булдырабыз!»
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Юлламада үзенең эш девизын атады.
— Күршеләребез һәм дусларыбыз дөрес әйтә: «Без — булдырабыз!» Ә мин барлык җыелучыларга: «Без яхшырак булдырабыз!» дип әйтергә телим.
Кемгә тәрҗемә кирәк, аңлатып үтәм: бүген без башкалардан яхшырак эшләргә тиеш. Безне узып киткән төбәкләрне тормыш дәрәҗәсе буенча куып җитәргә телибез икән, икенче юл юк. Шул чакта алдынгы урыннарга кире кайтырбыз. Бу сүзләр девизыбыз булырга тиеш, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров, республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Әйдәгез, үзебезне провинциаллар итеп тоймыйк! Үзебезне хөрмәт итик, республикабыз, казанышларыбыз белән горурланыйк!»
Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы җыелучыларга күренекле якташларыбызны — мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, сәясмәннәрне, галимнәрне, спортчыларны санап үтте. Радий Хәбиров үзенең Юлламасын «Алга, Башкортстан!» дигән сүзләр белән тәмамлады.
Читайте нас: